поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
28.04.2022 Криминал

Казанда приюттагы этне коймага асып куйган кешене эзлиләр

Казанның Мини приюты кураторы Екатерина «Татар-информ» агентлыгына биредә булган фаҗига турында сөйләде. Аның сүзләренчә, кичә иртән аңа приютта эшләүчеләрнең берсе шалтыратып, Капа кушаматлы бер этнең асылынуы хакында хәбәр иткән.

«Башта мин моны бәхетсезлек очрагы дип уйладым. Кызганыч ки, мондый хәлләр була, этләрнең муенчагы чуала, алар коймага сикерә һәм асылынып кала. Әмма Юля җибәргән фотога карагач минем фикерем үзгәрде. Капаны кемдер асып куйган», - диде Татар-информ агентлыгана куратор.
 
Приютка килгәч, Екатерина урынны яхшылап тикшерә – Капаның чылбыры тыгыз итеп тартылган, ә карабин коймага эләктерелгән була. Һәм бернинди дә шик калмый – этне үтергәннәр. Екатерина әлеге җинаятьне кем кылганын белми. Күршеләр белән мөнәсәбәтләр яхшы, приютка янаучылар юк.
 
«Без полиция хезмәткәрләрен чакырттык. Алар эт үлгән урынны карады һәм безнең белән сөйләшкәндә моның бәхетсезлек очрагына охшамавы белән килеште. Өстәвенә, койма артында аяк киеме эзенә тап булдык. Күрәсең, кемдер территориягә үтеп керергә тырышкандыр», - дип сүзен дәвам итте Екатерина.
 
Хокук сакчылары приют җитәкчеләренең ике гаризасын (хайваннарга карата кансыз мөнәсәбәт һәм территориягә законсыз үтеп керү турында) кабул иткән. Куратор сүзләренчә, алар бу эшне тикшерүнең барышын игътибар белән күзәтәчәк.
 
«Капа приюттагы бердәнбер сөйкемле эт иде. Калганнары чит кешеләрне якын китерми. Һөҗүм итүче нәкъ менә шуннан файдаланган, күрәсең», - диде Екатерина.
 
Бүген Мини приютта 140 песи һәм 42 эт яши. Приют җитәкчелеге этләрне Аксубайдагы приютка күчерергә ниятли. Екатерина сүзләренчә, аларга анда яхшырак һәм куркынычсызрак булачак.
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.04.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»