|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2022 Мәдәният
"Габдулла Тукайга багышлау...” концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖБүген – 26 апрельдә, Туган тел көнендә, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Габдулла Тукай әдәби музее белән берлектә, халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган концерт үткәрде. Ел саен, традиция буенча Габдулла Тукай әдәби музеенда уза торган әлеге концертта Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары һәм сәхнә ветераннары чыгыш ясады. «Габдулла Тукайга багышлау...” дип исемләнгән әлеге концертта җырчылар – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров, халыкара конкурслар лауреаты Гөлнара Байназарова бөек шагыйребезнең әсәрләренә язылган әсәрләр, татар халык җырларын башкардылар. Нәфис сүз остасы, Татарстанның атказанган артисты Виктор Шәрәфетдинов Г.Тукайның әсәрләреннән әзерләгән шигъри композициясен сөйләде. Шулай ук нәни башкаручы Зифа Сафинаның Тукайга багышланган шигырь сөйләве дә концертка ямь өстәде. Күренекле баянчылар – Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафинның баянда башкарган татар халык көйләренә тезмә һәм Кирам Сатиевның кечкенә концерт, авыз гармуннарында халык көйләрен башкаруларын да тамашачылар көчле алкышлады, аларга кушылып җырладылар.
--- |
Иң күп укылган
|