поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
14.04.2022 Ир белән хатын

Туй үткәреп, ике көннән соң аерылыштык

Булачак ирем белән ике ел матур гына очрашып йөрдек. Йөргән вакытта үзен яхшы яктан гына күрсәтте, холкы тыныч һәм сабыр иде. Яратышып өйләнештек. Әмма законлы ир белән хатын булып ике көн генә яшәдек.

Туйның икенче көнендә яраткан һәм сөекле ирем миңа кул күтәрде. Рәхәтләнеп кыйнады. Имеш, туйда аның дусты белән сөйләшеп торганмын. Башка сыймаслык! Туйда кунаклар арасында аерым килеп котлаучылар күп булды. Һәр котлауны тыңлап, үз чиратымда, рәхмәт әйттем. Тыныч дип йөргән кешем бер мизгелдә хайванга әйләнде дә куйды. Алыштырып куйганнар диярсең! Өйләнгәч, шулкадәр үзгәрә микән ни соң ул ирләр?!
 
Әни гомере буе кыйналып яшәгәч, мин бу хәлгә түзәргә җыенмадым. Кеше баласына кул күтәрергә бер хакы да юк иде аның! Шулай итеп, туйдан соң ике көн узгач, ЗАГСка аерылышу гаризасы илттек. Каенана бик борчылды, елады, гафу итүемне сорады. Үз фикеремнән кайтмагач, мине дә гаепләп карады. Янәсе, мин аның улын кул күтәрерлек дәрәҗәгә җиткергәнмен. Ә үзе улына нинди тәрбия биргән соң?..
 
Хәзер кияүгә чыгу теләге бөтенләй юк. Ничек тә яшәрмен әле... 
 
Алия, Казан
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 14.04.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»