поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.04.2022 Шоу-бизнес

«Кеше китә, җыры кала»: Хәния Фәрхи музеена Әнгам Атнабайның энесе килгән

Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхи турында яңа истәлекләр бастыруны дәвам итәбез. Хәния ханымның сеңелесе Фирүзәнең кызы Галия – Хәния Фәрхинең яраткан сеңелесе. Ул апасының Тәтешледәге музеена халык, аеруча мәктәп укучыларының күп килүе турында горурланып сөйләде. Фирүзә исә кунакларны каршы алып, апасы турында һәрвакыт матур итеп сөйли:

– Районыбызны данлаган олуг шәхесебез,  шагыйрь, язучы, драматург Әнгам ага Атнабаевның туган авылы Күрдемнән булды музей кунакларыбыз. Күрдем авылы имамы, Әнгам Атнабаев премиясы лауреаты Атнабайның бер туган энесе Мәгъдән абый һәм Күрдем авыл Советы биләмәсе башлыгы Лариса Нисапова белән берлектә чираттагы эш сәфәре белән килгән алар.Тиздән 90 яшьлек юбилееын каршылаган бу Ил агасының шул кадәр җитез хәрәкәтле, яңгыратып сөйләвенә, бар нәрсәне дә белеп, хәтерли алуына таң калырсың. Өлкән яшьтә дә эш, авылым, – дип янып йөргән авылның тугры кешеләренә : «Әфарин» , – дип кенә әйтәсе килә.
 
 
Хәния Фәрхи күп еллар үзенең концертларында Әнгам аганың сүзләренә язылган,«Танып буе әрәмә», «Ромашкалар гашыйк, ромашкалар» җырын,«Безнең якта чыршылар күп» шигырьен һәм башка бик күп әсәрләрен җырлап, биек сәхнәләрдә халыкка җиткерде.Тәтешле район хакимияте, газиз тамашачы аны хөрмәтләп  2016 елда  Әнгам ага Атнабаевның премиясе белән бүләкләде. Күпме дан-шөһрәтләр алып данланса да, туган ягының бу бүләге аны бик шатландырды. Олы, хөрмәтле кунакларымны озатырга дип ишекне ачсам, берсеннән-берсе күркәм, матур 10нчы сыйныф укучылары да, Әнгам Атнабаев исемен йөрткән Күрдем авылы укучылары икән.Укытучылары Мортазина Н.С. класс җитәкчеләренә рәхмәт.  Акыллы, тәртипле, күзләрендә бераз сагышлы сорау булган укучыларга Хәния апалары турында сөйләве горурлык булса да, аның инде бу фани дөньяда юклыгын аларга аңлату җиңел түгел. «Кеше китә, җыры кала»,–  дигән акыллы әйтем бу очракта нәкь Кояшым хакында икәнен тагын исемә төшердем, – ди ул.
 
 

Зөлфия ГАЛИМ
Шәһри Чаллы
№ --- | 07.04.2022
Шәһри Чаллы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»