|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2022 Ир белән хатын
Улым үзеннән өлкән хатын белән яшиУлымның бер кыз белән очрашуын белгәч, башта бик шатланган идем. Ләкин иртәрәк сөенгәнмен икән. Йөргән кызын өйгә алып кайткач, “шок” хәлендә булдым, чөнки теге кызга 30 яшьләр иде. Ә улыма ул вакытта 21 яшь иде. Мин аны ямьсез дип әйтә алмыйм, әмма матур да түгел. Кай җире белән улымны үзенә карата алган икән?! Боларны һичшиксез аерырга кирәк дип уйладым. Бу хакта иремә дә әйттем. Аның исе дә китмәде, “озак йөрмәячәкләр алар, юкка борчылма”, диде.
Инде өч ел узды. Ә алар һаман бергә. Инде бергә яшиләр. Килен дигәнем бераз үзен карый башлады, яхшы якка үзгәрде. Дәрәҗәле эштә эшли дип беләм, чөнки аның хезмәт хакы барыбызныкыннан да күбрәк. Ләкин яшь аермасы җаныма тынычлык бирми! Ирем дә үз фикереннән кире кайтмый, “озакка бармас” ди.
Мин аларның икесенә дә чын күңелдән бәхет телим. Ләкин көннәрдән бер көнне аерылышсалар, улым бөтенләйгә мәхәббәттән ваз кичмәсә ярар иде дип тә куркам.
Земфира, Түбән Кама
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|