поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
05.04.2022 Шоу-бизнес

Фәдис Ганиев: Балаңны күрми яшәү җиңел түгел, бер яра булып күңелдә тора

Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев беренче гаиләсендә туган кызы белән егерме еллап якыннан аралашмаган. Билгеле булуынча, Фәдис Ганиев бүген хатыны Лилия Биктимерова белән искиткеч матур гаилә корып, бәхетле яши.

Уллары Кәрим тугач, алар икесе дә яшәреп, тагын да зуррак дәрт белән эшкә чумды, төрле өлкәләрдә зур уңышларга иреште. Әмма моңа кадәр алар гел бәхет эчендә генә йөзмәгән.
 
Икесенең дә яшьли корган гаиләләре таркалган. Фәдис беренче хатыны Лилия белән балаларына 2,5 яшь тулганда аерылышкан. Аннан соң тагын гаилә корып караган. Шушы еллар эчендә ул кечкенә кызы белән еш аралаша алмаган. Лиана бу чорда мәктәпне уңышлы тәмамлап, сәнгать өлкәсендә югары белем алган. Әйткәндәй, геннар ялгышмый, ул әтисе кебек бик матур җырлый.
 
Өченче гаиләсен корганда яшь кәләшенең кызы булуын яхшы беләбез. Гөлназ Асаева белән Фәдис Ганиевның парлап башкарган җырларыннан гына да аларның җылы мөнәсәбәте бөркелеп тора. Ә үзенең кызы белән?
 
Күптән түгел алар якыннан аралаша башлаган. Монда Гөлназ белән Лиананың дуслашып китүе дә этәргеч булгандыр. Фәдиснең бер туган көнендә, беркемгә дә әйтимичә генә, Лиана ире һәм кызы белән әтисен котларга килеп кергән.
 
Күптән түгел узган 55 яшендә дә табында кызы һәм аның гаиләсе булуы әти кешегә чиксез шатлык китергән.
 
- Күптән түгел кызым Лиана ире, баласы белән йортыма килеп, туган көнем белән котлады. Шундый сөендем. Аңлаштык, өстемнән йөк төшкәндәй булды. Балаңны күрми яшәү җиңел түгел, бер яра булып күңелдә тора. Аллага шөкер, хәзер мөнәсәбәтләр әйбәт, - ди ул.
 
Татулыкка ни җитә?! Ул бит бу дөньяда иң кыйммәтле җан тынычлыгы бирә. Әлеге шатлыкка Фәдис ике Лилиясенең дә акыллы булуы аша ирешкәндер, шәт. Беренчесе һәм бүгенгесе.
Автор:Резида Валитова

---
Матбугат.ру
№ --- | 05.04.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»