поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
04.04.2022 Мәдәният

Тинчурин театры 18 яшьтән олыракларга “Мәдинә” спектаклен тәкъдим итә

Тинчурин театрында Илгиз Зәйниевның «Мәдинә» спектакленең премьерасы 7-8 һәм 20 апрельда үтәчәк. “Мәдинә” – татар театрында шашкын дәртнең фаҗигага китерүенә багышланган беренче спектакль.

Илгиз Зәйниевнең “Мәдинә” фаҗигасе асылда гап-гади мелодраматик сюжетка нигезләнә кебек. Җәүдәт белән Мәдинә бер-берләрен яраталар, әмма, байлыкка кызыгып, егет башкага өйләнә. Шулай да алар очрашып йөрүләрен туктатмыйлар. Һәр мелодрамада очрый торган мәхәббәт өчпочмагы.

Автор һәм режиссер Илгиз Зәйниев сүзләренчә, “Мәдинә” әсәрендә персонажлар үзләрен лирик яссылыкта түгел, фәлсәфи яссылыкта тоемлыйлар.

“Гөнаһ, ант, язмыш – төшенчәләре алар өчен буш, гадәт буенча гына әйтелә торган сүзләр түгел, ә чынбарлык. Биредә каһарманнарның күңелендә адәми (намус, иман) һәм кыргый (җенси дәрт) башлангычлары көрәшә. Һәм бу көрәш шигырь югарылыгына менеп (әсәр ак шигырь белән иҗат ителгән), каһарманнарны аз гына да аямыйча, язмыш хөкеменә ташлый” -, дип белдерде Илгиз Зәйниев.

Мәдинә ролен башкаручы Резедә Сәләхова спектакль әхлакый кыйммәтләргә багышланган һәм тәрбияви көчкә ия.

“Мәдинә язмышы кешеләрне гөнаһтан тыелырга чакыра һәм алар өчен җавап тотарга туры киләсен күрсәтә. “Мәдинә” спектакле героиняның фәхешлеге турында түгел, ә әхлак турында” -, дип саный Муса Җәлил премиясе лауреаты Резедә Сәләхова.

Автор бу әсәрдә Кешене – Аллаһы Тәгалә тарафыннан булдырылган һәм билгеле бер гармониягә салынган зат итеп өйрәнә. Һәм шул гармония җимерелеп (динсезлек), кыргый дәртнең кеше күңелендә өстенлек алуын, автор тормышыбызда очраган күп фаҗигаләрнең башлангычы итеп кабул итә, дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат үзәге.


---
Тинчурин театры
№ --- | 04.04.2022
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»