поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
01.04.2022 Язмыш

“Исән генә була күрсен”

Елның һәр фасылы үзенчә матур дисәләр дә, яңгырлы, пычрак көз айларында Рүзиянең күңеленә моңсулык иңә. Кайчандыр бәхетсезлек китергән мизгелләрне кабат хәтерендә яңартасы килми аның.

Язмыш сынауларын җиңәргә өйрәнгән, көчле рухлы Рүзия Камаеваны Әтнә якларында белмәгән кеше юк. Тирә-юньдәгеләрне таланты, тырышлыгы белән сокландыра ул. Әнә шундый затларны күргәч, аларга карата хөрмәт уяна.
 
Рүзиянең әнисе Гөлзадә апа ─ аның иң зур терәге, якын сердәше.
 
Әлеге гаилә күпләргә үрнәк булырлык . Үзләренең хәлен белергә килгән һәркемне ачык йөз белән каршы алырга гадәтләнгән алар.
   
Гөлзадә апа тормышта кайгы-хәсрәтне күп күрсә дә, беркайчан зарланмый. Җиде ел бер сыйныфта укыган, яшьли сөйгән егете Мәҗит белән кавышып, 42 ел бергә тату гомер кичерергә насыйп була аңа. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Әмма гаилә башлыгының гына гомере кыска була, 64 яшендә якты дөньядан китеп бара. “Җитмеш төрле һөнәр иясе иде ул”,─ ди, Гөлзадә апа, ирен юксынып. Уллары Рашат та гаилә җанлы, хезмәт сөючән кеше булган, тик үзе җиткергән зур йортның гына игелеген күрә алмый. 41 яшендә әнисен, гаиләсен хәсрәт утына салып, кинәт кенә гүр иясе була. (Бүгенге көнгә кадәр килене Сәрия белән бергә тату гомер кичерәләр). Гөлзадә апа церебраль параличтан интеккән оныгын (Рашатның улы) да авырсынмыйча тәрбияләгән, һәрвакыт булышып торган. Ул да якты дөньядан китеп барган.
 
Заманында Мәҗит абый кызы Рүзияне кечкенә чагыннан ук: “киләчәктә табиб булачаксың”, дип үстерә. Шуны истә тотып булса кирәк, кыз мәктәптән соң башта медицина училищесына юл тота. (Аннары югары уку йортында белем алырга хыяллана). II курста укып йөргәндә, үзенең дус кызын кунакка алып кайта Рүзия. Үзе авылда калырга тиеш булса да, дустын ялгыз гына җибәрәсе килмичә, аның белән китәргә уйлый.
 
Шәһәргә баручылар Әтнәдә кузовлы машинага төялә башлагач, ни өчендер Рүзиянең анда утырырга аягы тартмый. Шунда бер хатынның: “Безнекеләргә яраган сиңа да ярыйдыр”, - дип мәҗбүр иткәндәй утыртканын бүген дә исеннән чыгармый ул. Пассажирларын Арчадан китәчәк электричкага өлгертәм, дип пычрак юлдан җилдерткән шофер ерак китә алмый, машина җиргә каплана. Кузовтагы З7 кешенең язмышы үз кулында икәнен онытып җибәрә, күрәсең. Ата-ана бу хәбәрне ишетүгә, кая барып бәрелергә белми. “Берүк, исән генә була күрсен” дигән теләк тели – тели, хастаханәгә чыгып йөгерәләр. Имгәнүчеләрнең барысы да диярлек хастаханәдән терелеп чыга, әмма Рүзиягә алты сәгать операция ясау да ярдәм итми. Арка мие җәрәхәтләнү сәбәпле, ул гомерлеккә инвалид булып кала. Гөлзадә апа алты ай буе хастаханәдән, кызы яныннан китми. Ел ярым урын өстендә ята Рүзия. Кулына кашык тотып ашый алмаган чакларында:”Их, әни, үз кулларым белән чынаяк тотып чәй эчә алсам да, риза булыр идем”, - дип хыяллана. Теләкләре кабул була аларның. Кызның юлында яхшы кешеләр очрап тора. Кырымдагы шифаханәләрнең берсендә дәваланганнан соң, Рүзия утырырга өйрәнеп кайта, әмма аякка баса алмый. Аның инвалид арбасына утырганына быел 42 ел була. Шуңа карамастан,17 ел буе машина да йөртә. Беркайчан да кул кушырып кына утырырга яратмый. Язган шигырьләрен туплап, ике җыентыгын чыгарырга ярдәм иткәннәр үзенә. Кайбер шигырьләренә җырлар да иҗат ителгән. Узган ел район күләмендә узган “И мөкатдәс, туган телем!” дигән бәйгедә Рүзия Камаева I нче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булган.
 
Аның осталыгына хәйран калырлык. Кулларыннан гөл тама, дип тикмәгә әйтмиләрдер андыйлар турында. Рүзиянең күз явын алырдай кул эшләнмәләрен санап бетерерлек түгел. Элек ыргак белән төрле бизәкле шәлләр бәйләсә, соңгы вакытта шуларга өстәп , берсеннән - берсе матур чәчәкләр, яктырткычлар ясый башлаган. Аларның һәркайсы гөлләмәләрне, курчакларны хәтерләтә. Үзенең иҗат җимешләре белән ул туганнарын, танышларын сөендерә. Бу эшләрне башкару сәламәт булганнарның да кулыннан килми. Әнә шулай тормыштан ─ ямь, эшеннән тәм табып яши ул.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 01.04.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»