поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
31.03.2022 Авыл

"Халыкка эндәшәсем килә: көзге якка, хәтта җәйгә дә бәрәңге җитмәячәк..."

Бу язга күп кешегә булган орлык белән эш итәргә кала. Үзебез ияләшкәненә. Күбебез үз бәрәңгесен иң яхшысы ди. Чөнки ул аңа күнгән инде. Кайберләребез хәзер дә сары Лорх сортын сагына, кайсыбыз кызыл Американ сортын сөйли.

Билгеле, 60 яшьтә дә өйләнеп, кияүгә чыгып була. Тик ул яшьтә ниндирәк бәби туа алыр икән? Көзге якта бәрәңгегә булган ажиотажны искә төшерәм. Килосы кибетләрдә 120 сумга җиткән вакытны. Хәзер дә 40 сумнар дип сөйлиләр.  Кызык бер мисал. 90 нчы елларда бәрәңгенең дәүләт сатып ау бәясе килосына 10 тиен иде. Кибеттә – 12-16 тиен. Шикәр 78-80 тиенгә сатылды. Димәк 5-8 кг бәрәңгегә 1 кг шикәр килә. Ә хәзер шикәр белән бәрәңге бәясе тигез. Ел саен илебез Белоруссия, Мисыр һәм башка күп илләрдән бәрәңге кертә иде. Ә быел аның ничек булачагы бер Ходайга гына билгеле.
 
Менә бу җирдә халыкка эндәшәсем килә. Көзге якка, хәтта җәйгә дә бәрәңге җитмәячәк. Хәзер - ул дефицитны булдырмас өчен иң кулай вакыт. Гомерлек җир кешесе, колхоз җитәкчесе, сугыштан соңгы авыр елларны үткән ач бала буларак та әйтәсе сүзем шул: авылларда озак еллар кулланылмаган бакчалар күп. Сөрелмәсә дә, сакланган алар. Сөреп, җир хәзерләп бирүдә район башлыклары да, авыл җирлеге җитәкчеләре дә булышыр дип ышанам. Чөнки бу гомумдәүләт сәясәте булачак.
 
Базларны ачып, бәрәңгеләрне карадык. Әйбәт кышлаганнар. Быел бәрәңге мәйданын дүрт тапкыр арттырырга булдык. 
 
Хәзер орлык өчен мөмкин булган һәр бәрәңгене сак тоту кирәк. 50 еллар башында әнкәй мәрхүмнең бәрәңге әрчегәндә күзләрен калынрак итеп алып калып, кабыгын туфракка күмеп, бәрәңге тишелдерүе.
 
Безнең халык элек тә күктән бәлеш яуганын көтеп яшәмәде. Быелгы язга аеруча җаваплы карыйсы килә. Киләсе кышны уйлап. Ул бит киләчәк...
 
Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов, Буа
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 31.03.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»