|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2022 Җәмгыять
Татарстанда суытачакАлдагы берничә көндә Татарстанда һава торышы яхшырачак. Көндез температура 7 градуска кадәр күтәрелә, төнлә -6 градустан түбән булмаячак. Әмма ял көннәрендә тагын салкынайтып җибәрәчәк. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, бүген, 22 мартта, көндез 4-6 градус җылы, төнлә 12-14 градус салкын фаразлана.
Чәршәмбе көнне төнлә һәм иртән 0-5 градус салкын, урыны белән -9 градуска кадәр җитә. Көндез 2-7 градус җылыс булачак. Явым-төшем ихтималы аз. Синоптиклар пәнҗешәмбе, 24 мартта, шундый ук һава торышы вәгъдә итә.
Җомга урыны белән бераз кар яварга мөмкин, әмма һава торышы җылы булачак. Төнлә һава температурасы 1-6 градус салкын, ә төнлә 0-5 градус җылы фаразлана.
Шимбә һава температурасы төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы 4-13 градус салкын, ә көндез -1…+4 градус булуы көтелә. Татарстанның көнбатыш районнарында кар һәм көчле җил булуы ихтимал.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|