|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2022 Фаҗига
Чаллы мэры Украинада һәлак булган солдат гаиләсендә булдыШәһәр мэры Наил Мәһдиев контракт буенча хезмәт иткәндә, батырларча һәлак булган Артур Шәрәфиев гаиләсендә булды. «Солдатны соңгы юлга озату чыгымнарын шәһәр тулысынча үз өстенә ала. Әлегә вакыты билгеле түгел, әмма батырны лаеклы итеп, соңгы юлга озатырга кирәк. Гаиләсенә авыр. Егетнең әнисе Альбина Магомедовна 25 ел хокук саклау органнарында эшләгән», — диде мэр.
Альбина ханымның ике улы булган, берсе 1991 елда туган, ә Артур — 2001 елда. Ул лаеклы егет, каһарман солдат. Хәрби хезмәткә Чаллының Үзәк хәрби комиссариатыннан чакырылган иде. Аны вафатыннан соң, «Батырлык ордены»на тәкъдим иттеләр.
Зөлфия ГАЛИМ |
Иң күп укылган
|