|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2022 Киңәш-табыш
Фәгыйлә Галимова өендә каламондин үстерә (ФОТО)Чаллыда Фәгыйлә Галимова өендә мандарин үстерә. "Мандарин түгел ул, – ди Фәгыйлә апа. – Мандарин белән кумкваттан кушып ясалган гибрид – каламондин дип атала". Аның агачын ун ел элек Казан кибетеннән сатып алган. – Ул кечкенә генә, 20 сантиметрлык чүлмәктә иде. Баштагы елларны ел саен зуррак савытка күчереп тордым. Хәзер инде өч елга бер тапкыр гына алыштырам, – ди Фәгыйлә апа.
Үсемлекне алгачтан соң да зур савытка күчерергә ярамый икән. Болай эшләгәндә туфрагы әчергә мөмкин. Бу исә бер дә файдага түгел.
– Чүлмәк төбенә галька салам. Агачның тамыры «суласын» өчен туфрагы көпшәкләнеп торырга, туклыклы булырга тиеш. Моннан тыш, каламондин яктылык һәм һава ярата, – ди Фәгыйлә Галимова.
Әлеге үсемлек үзен, 14-15 градус җылы булган һавада яхшы хис итә икән.
– Быел аны авылдагы йортка алып киттем. Андагы шартлар аңа бик килешете, шаулап үсеп утыра, – ди ул. – Җимешләре дә күбрәк булды.
Тәме буенча алар чын мандарин кебек баллы түгел, ә лимон кебек әче.
– Шулай булса да, исе тәмле, – ди Фәгыйлә ханым. – Мин аларны кабактан цукатлар, кайнатма ясаганда кушам. Ул аларга үзенчәлекле тәм бирә.
Каламондин үсемлеге ел әйләнәсендә, якынча 25-30 грамм авырлыкта җимеш китерә ала. Кисеп алгач, шундук яңадан чәчәккә бөреләнә дә уңыш бирә башлый. Бүгенге көндә агачының 30-40 җимеше бар.
– Аларны тиздән җыеп, агачны зур иркен савытка утыртырга планлаштырам. Гомумән, бөтен үсемлекләрне февраль-март айларында күчереп утырту мөһим, көзен аларга тынычлык кирәк. Тиешенчә карамасаң, аңа төрле зарарлы бөҗәкләр ияләшә. Шуңа да үсемлекне, җимеш бирмәгән чорда, эшкәртеп тору зарур, – ди язма герое.
Зөһрә ВӘЛИТОВА |
Иң күп укылган
|