поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.03.2022 Киңәш-табыш

“Бисмилләһне әйтәсең дә утыртасың”: бакчачылар серләре белән уртаклаша

Бакчачыларның мәшәкатьле чоры. Үсенте өчен орлыклар чәчү белән мәшгуль алар. Бакчачы-блогерларның да эше артты, тәҗрибәләре белән уртаклашырга, язылучыларының сорауларына җавап бирергә дә өлгерергә кирәк. Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче Лилия Мортазина да – һәвәскәр бакчачы. Социаль челтәрдә дә актив ул.

– Бакча эшенә хирыслык әби белән бабайдан килә. Алар да, әтием Җәүдәт белән әнием Әлфия дә җәйләрен гел бакчада уздыра иде. Җир эшен ярату алардан килә дип уйлыйм. Интернеттан да бик күп мәгълүмат алам, – ди Лилия.
 
Үсентеләр өчен туфракны көздән үк әзерләп калдыра ул. Кычыткан төбендәге җирне казып ала да, капчыкларга тутырып, гаражга куя икән.
Яшелчә орлыкларын сайлаганда, безнең җирлеккә туры килгәннәрен алырга киңәш итә. Аларның да салкынга чыдам, иртә өлгерә һәм уңыш күп бирә торганнарын гына.
 
– Бездә җәй кыска булганлыктан, иртә өлгерә торган сортларны алырга кирәк. Помидорның үзем сынап караган һәм отышлы дип тапкан сортлары: “Батяня”, “Краса Сибири”, “Тяжеловес Сибири”. “Спасская башня” дигән гибрид ошады, әмма киләсе елга утырту өчен аның орлыгын алып калып булмый. Боларны теплицага утыртам. Ачык грунтка “Орлиный клюв” дигәне яхшы. Аның помидоры күп була. “Петруша огородник”ның җимешләре бик тәмле. “Сибирская тройка”ның да уңышы әйбәт чыга. “Сибирский скороспелый” хөрмә формасында була. “Московский скороспелый” белән аны узган ел май ахырында ук ашый башладык. Гибридларны тозлар өчен кулланам, алар шартламый. “Настена”, “Демидов” сортлары биек булып үсми. Уңышы да әйбәт. “Монгольский карлик” дигән ялкаулар помидоры да бар әле. Без дә утыртыр идек, аларны карарга вакыт юк бит, диючеләргә шул сортны киңәш итәм. Аңа су сипсәң, чүбен утасаң, шул җитә. Бәйләргә дә, яшь сабакларын өзеп торырга да кирәкми. Өзсәң, помидоры булмый. Әмма шунысы бар: бу сорт күп урын таләп итә. Бер куак помидорга бер квадрат метр кирәк. Ул күп һәм эре була, ә тәме әллә ни уш китәрлек дип әйтә алмыйм. Мин аны кетчуп, томат согы ясаганда кулланам, – ди бакчачы.
 
Лилия теплицага биеклеге ике метрга кадәр җитә торган сортларны утырта. Болай иткәндә, теплицада буш урын калмый. Кыска куаклыларын утыртсаң, теплицаның өске ягы буш калып, әрәм генә була, ди ул.
Кыраулардан саклау өчен, ачык грунтка чыгарып утырткан үсентеләрнең өстен агроспаннан эшләнгән махсус материал белән каплый. Әмма аны берничә кат ябарга кирәк, дип кисәтә.
 
Теплица сатып алырга уйлаучыларга Лилия ике ягында да ишеге һәр форточкасы булганны алырга киңәш итә.
– Мондый теплица кыйммәт, тик ул үзен аклый. Кайберәүләр, помидорның чәчәге коела яки чәчәге күп булса да, помидоры булмады, дип зарлана. Артык эссе булганлыктан шулай ул. Эсседә чәчәк стерильләшеп, помидорга әйләнә алмый. Мондый вакытта, кояш нурлары үтеп кермәсен өчен, теплицаның өстен япма белән каплап, ике яктагы ишекне дә ачып, үтәли җил ясарга кирәк, – ди ул.
Күп кенә бакчачылар орлыкларны ай календарена нигезләнеп чәчә. Лилия исә аны кире кага, “бисмилләһ”не әйтәсең дә утыртасың, ди.
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 17.03.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»