поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
15.03.2022 Икътисад

Казанда 19 мартта кибетләрне "күңелсез хәбәр" көтә

Татарстан Президенты матбугат сәркатибе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, 19 марттан Казанда, Чаллыда һәм башка зур шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Казанда ярминкәләр шимбә көннәрендә һәр районда гадәттәге мәйданчыкларда үткәреләчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада товар бәяләренә контрольне үз кулына алган.

Ябырылырга кирәкми
 
– Татарстан Президенты республикада азык-төлек иминлеген тәэмин итү бурычы куйды. Азык-төлек һәм сәнәгать товарлары бәяләренә күзәтчелек буенча ике комиссия оештырылды. Соңгы көннәрдә шикәр комын һәм онны күпләп сатып алу очраклары күзәтелә башлады. Мондый ыгы-зыгы куптару һич урынсыз. Татарстанда 200 көнлек он запасы бар, шикәр заводларында 11 мең тонна шикәр комы тупланган. Бу запас яңа уңыш җыйганга кадәр җитәрлек. Сәүдә челтәрләре ихтыяҗ үскән товарларны кайтарту күләмнәрен арттырды. Үткән елларда карабодайны, тозны күпләп алу булды бит инде, шаукым узып китте. Хәзер дә борчылырга кирәкми, – диде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Казан Кремлендә узган матбугат конференциясендә.
Социаль категориядәге 52 төрдәге товар контрольгә алына. Икмәк-күмәч пешерү предприятиеләренә хөкүмәт тарафыннан акчалата ярдәм каралган. Азык-төлек белән спекуляция мисаллары ачыкланса, Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе тарафыннан административ чара күреләчәк. Халыкның бәяләрне арттырып сатучыларны фаш итүе дә зыян түгел. Әлеге идарәгә халыктан шактый гына хәбәр кергән инде.
 
Көнкүреш җиһазы җитәрлек
 
– Татарстанда “Хайэр” кытай компаниясе суыткычларны, телевизорларны, ноутбукларны, чәйнекләрне күпләп җитештерә. “Нэфис-косметикс” предприятиесе 400 төрдә товар чыгара. Көнкүреш аппаратлары һәм кирәк-яраклары мәсьәләсендә бернинди проблема юк, – диде Лилия Галимова.
 
Дару җыю мәгънәсезлек
 
Рөстәм Миңнеханов халыкны һәм сырхауханәләрне дарулар белән тәэмин итүдә тәртип сакларга кушкан.
 – Республикада 2 миллиард сумлык дару запасы бар, – диде Лилия Галимова. – Быел өчен тагын 6 миллиард сумлык дарулар кайтарту килешүләре төзелде. Даруханәләр эшчәнлеге күзәтчелеккә алынды.
 
Ярмаларны кортлатып, чүплеккә чыгарып ату – гөнаһ. Даруларны күпләп сатып алу, гомумән, мәгънәсезлек инде, чөнки аларның куллану срогы чикле. Без чүплеккә чыгарып атачак дару, икенче бер авыруга ярдәм итәр иде.
 
Куларбаларны әзерләгез!
 
Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, 19 марттан Казанда, Чаллыда һәм башка зур шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Казанда ярминкәләр шимбә көннәрендә һәр районда гадәттәге мәйданчыкларда үткәреләчәк.
 
Автор фотосы
 

Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 15.03.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»