поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
09.03.2022 Мәдәният

“Җитәр, дидем": артист Әминә Шәрәфетдинова театрдан бөтенләйгә киткән

Буа театрында ике дистә елга якын хезмәт куйган, күпләргә “ТНВ” каналында элек даими чыккан “Елмай шоу” тапшыруы аша яхшы таныш булган артист Әминә Шәрәфетдинова шәһәргә терәлеп үк диярлек торган Түбән Наратбаш авылында гомер итә. Ике араны нарат урманы гына аера. Әминә апа көн саен шуннан йөреп эшли иде. “Иде” дим, чөнки ул көтмәгәндә театрдан бөтенләйгә китте.

— Үземне белгәннән бирле авыл һәм район сәхнәсендә булдым, — ди Әминә апа. — Театрда да хезмәтемне яратып һәм намус белән башкардым. Күп рольләр уйнадым. Һәркайсы якын. Хезмәт кенәгәмдә ике генә эш урыны теркәлгән: балалар бакчасы һәм 19 елга якын Буа дәүләт драма театры.

— Әминә апа, театрның премьераларын күзәтеп барабыз. Соңгы вакытта сәхнәдә нишләп күренмисез дисәм... Эштән кайчанрак киттегез?

— Бу күпләр өчен көтелмәгән хәл булды кебек. Уйладым да 2020 елның 18 декабрендә гариза яздым. Директорыбыз Раил Илдар улы Садриев өч көн буе бу хакта сүз алып барды. “Артист картаймый ул”, — диде. Җыелыш та җыйды. Ул чакта өч зур спектакльдә ролем бар иде. Уйлаганмын икән, үземчә эшләдем. Киттем.
 
— Кыен булмадымы?
 
— Юк. Бер дә читен булмады. Эштән әйберләремне алып чыктым да иремә утырып киттем.
 
— Үпкәләп түгелдер бит?
 
— Юк. “Җитәр”, — дидем. Алмаш булмый тормый. Мин эшләгәндә дә, миннән соң да театрга яшьләр килеп тора. Алар шулхәтле энергияле, тырыш, сокланып карыйм. Уйнаулары, сөйләү, үз-үзләрен тотышлары бөтенләй башка төрле. “Афәрин!” — диям. Яшь хезмәттәшләремнең бер-бер артлы матур исемнәр алуына да куанам.
 
Гастрольләрдә матур йөрдек, Раил Садриев һәрчак шартлар тудырды, сәхнә бизәлеше, декорацияләрне куюлары гел игътибарга лаек, спектакльдә партнерлар булып уйнаганда да аның белән җиңел, рәхәт иде.

— Соңгы елларда рольләр җитәрлек идеме соң?
 
— Рольләр гел булып торды. Соңгы елларда “Фатыйма”, “Йорт” һәм башка премьераларда уйнадым. Балаларга булсынмы ул, өлкәннәр өчен чыгарылганмы — барысы да якын.
 
— Китсәгез дә, театр тормышы белән кызыксынасыздыр?
 
— Әлбәттә. Афишаларны күзәтәм, премьераларны карап барырга тырышам.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 09.03.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»