|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2022 Хәвеф-хәтәр
Машинада бала да булган
Бүген төнлә Башкортстанның Туймазы районында бер гаилә кар тоткынында калган. Сәйрән авылы янында аларның машинасы карга баткан. Дүрт кеше, шул исәптән бер бала утырган автомобиль көрткә чумган. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, аларга ярдәмгә Туймазыдан коткаручылар килгән. Хәл яхшы тәмамланган, гаилә исән-имин юлын дәвам иткән.
Синоптиклар һава торышы тотрыксыз булачак дип алдан кисәткән иде инде. Алдагы көннәрдә дә кар явуы, юлларда күрү мөмкинлеге кимергә мөмкин дигән фаразлар бар. Шуңа водительләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Фото: ptzgovorit.ru
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|