|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.02.2022 Хәвеф-хәтәр
Әнисенә үч итеп, печәнне яндырганБашкортстан суды Хәйбулла районында яшәүче кешегә карата җинаять эшен карады. Ул "аңлы рәвештә хулиганлык ниятеннән кылынган милекне юкка чыгару яисә зыян китерү" мәддәсе буенча җинаять кылуда гаепләнә. Судның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, исерек ир көнкүреш низагы нәтиҗәсендә әнисенә һәм үги әтисенә ачуланган. Ул аңлы рәвештә шәхси йорт территориясендә печәнне яндырган, шул рәвешле зур зыян китергән. Аннары янгын күрше ишегалды территориясенә таралган. Җинаятьче җинаять урыныннан качып китә, тик соңрак хокук сакчылары бу хәлнең бөтен шартларын ачыклый һәм аны тоткарлый. Үз гамәлләре белән ир әнисенә һәм аның өйдәшенә - 60 мең сумнан артык, күршесенә 10 мең сумлык зыян салган.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган һәм тәүбә иткән. Суд аны гаепле дип тапкан һәм бер елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.
фото: bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|