|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2022 Җәмгыять
30 яшьлек юбилеен бәйрәм итәсе иде. Чаллы мэриясенең фотографы Ринат Шәйхитовны соңгы юлга озаталар
Кичә, 20 февральдә, Чаллы хакимияте матбугат хезмәтенең яшь хезмәткәре — фотограф Ринат Шәйхитов вафат булган. Үлеме турындагы хәбәр фотографның Instagram социаль челтәрендәге битендә, шулай ук Чаллының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанованың шәхси аккаунтында бастырылган иде. - Дуслар, шалтыратмагыз, бу дөрес, иртәгә төшкә кадәр җирләү, вакытын хәбәр итәрбез, - диелә ул хәбәрдә.
Бүген Ринат Шәйхитовны моргтан алалар. Соңгы юлга озату сәгать 10да, ГЭС бистәсендә урнашкан "Тәүбә" мәчете янында була.
Әйтергә кирәк, Ринат кичә көндез үз битендә урнаштырган Stories буенча аның температурасы 39,1 градуска кадәр күтәрелгән.
Берничә сәгатьтән аның үлеме турында билгеле булды. Яшь егетнең гомере өзелүенең төгәл сәбәбе билгеле түгел. Ике айдан соң, апрель аенда ул 30 яшьлек юбилеен бәйрәм итәргә тиеш булган.
Чыганак Шәһри Чаллы
--- |
Иң күп укылган
|