|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2022 Хәвеф-хәтәр
Бала таныш түгел хатынга ияреп киткәнКичә Уфада 10 яшьлек югалган малай турында хәбәр таралды. Полиция һәм волонтерлар бөтен шәһәрне карап чыкты, һәм төш вакытында гына баланың исән килеш табылуы билгеле булды. Мәктәп укучысын һич көтелмәгән урында таптылар - Салават районының Ташавыл авылында булган ул. Төнге сәгать икеләр тирәсендә полициягә борчылган хатын мөрәҗәгать иткән һәм аның улы якшәмбе көнне урамда йөрергә чыгып киткәнен, ләкин өйдә башка күренмәвен әйткән. Артурның (исеме үзгәртелде) кесә телефоны үзе белән булмаган, малайның дуслары һәм сыйныфташлары да аның кайда булуын белмәгән. Укучыны эзләүгә кичекмәстән полиция һәм волонтерлар чыккан.
Ул көнне малай, чыннан да, йөреп керергә тышка чыгып китә һәм урындагы компьютер клубына керергә була. Тик менә баланың үзе белән акчасы булмый, шуңа күрә ул, урамга чыгып, кешеләрдән сорарга була.
Ул урамда бер хатын-кыз янына килгән һәм аннан 50 сум сораган. Хатын эчкән булган, малайдан ни өчен урамга чыгуын, нигә теләнеп йөрүен, ач түгелме икәнен сораша башлаган. Әллә ул дөрес аңламаган, әллә малай үзе алдашкан... Кыскасы, хатын-кыз малайны үзе белән китәргә чакырган һәм бала ризалашкан.
Үтеп баручы Салават районында яшәгән булган. Укучы, бер дә курыкмыйча, аның белән бергә таксида утырып, бөтенләй таныш булмаган авылга киткән. Таксистның шулай ук бернинди шик-шөбһәләре дә тумаган, чөнки малай үзен тыныч тоткан.
Малайның гаиләсе гади, тулы түгел, ләкин исәптә тормый. Әлбәттә, баланың нинди шартларда тәрбияләнүен һәм яшәвен тикшерергә кирәк булачак.
Фото: ufa.kp.ru
--- |
Иң күп укылган
|