поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
11.02.2022 Җәмгыять

Суррогат әни: "Баланы нибары ике генә сәгать күреп калдым"

Соңгы елларда суррогат ана булу бик популяр. Ил буйлап бер-бер артлы чит кешеләргә бала табып бирергә риза хатын-кызларны эзләүче яңа агентлыклар ачыла. Чаллыда да шәхси игъланнар күп. Кемдер донор, кемдер суррогат әни булырга тели, хәтта гонорар суммасын да яшерми язалар.

Ел саен статистика буенча 20 меңнән артык суррогат ана бала таба. Шундый аналарның берсе - Розалия Мәмәтова. 2020 елның июлендә "суррогат әни" ысулы белән бер гаиләне бәхетле иткән. "Шәһри Чаллы" газетасы шундый геройларның берсе белән аралашкан.
 
– Мин аларның кем икәннәрен белмим, безнең бер тапкыр да күрешкәнебез булмады. Без агентлык белән өч яклы килешү төзеп эшләдек, – дип сөйли Розалия.
Башта Розалияне кандидат буларак теркиләр. Аннары өч этап медицина тикшеренүе узарга кирәк була.Аннан соң Розалия эмбрионны утырту өчен Санкт-Петербургта урнашкан төп агентлыкка бара. Ике атна Петергофта урнашкан особнякта яши.
 
Ике атнадан соң Розалия өенә, балалары янына кайта. Түләүле шифаханәгә исәпкә баса, иң яхшы табиблар күзәтүе астында тора. Ай саен аңа хезмәт хакы да түлиләр. Розалия белеме буенча инженер-архитектор. Үз баласы белән декрет ялы беткәч, ул эшкә чыга, аннан да хезмәт хакы ала. Һәм яңадан декрет ялына чыга.
 
Йөклелеге 32 атна вакытында Розалия, балаларын әти-әнисенә калдырып, Санкт-Петербургка китә. 38 атнада түләүле бала табу йортында ул малай таба.
– Әлеге бала табу йортында суррогат әниләр өчен генә махсус бүлек бар. Аның белән дә килешүне агентлык төзи. Бала тапканнан соң ул минем янда нибары 2 сәгать торды. Аннан соң, нотариус килеп, кирәкле кәгазьләрне тутырдым да, баланы алып киттеләр. Шундый матур, кара чәчле, авырлыгы 3кг 600 гр, буе 54 сантиметр булган сау-сәламәт малай иде. Сөт төшмәсен өчен, махсус дарулар бирделәр. Бүтән ул баланы күрмәдем дә, аның язмышы белән дә кызыксынмадым, чөнки ияләшүдән курыктым. Миңа бу кирәкми дә. Баштан ук  мин үземне әзерләдем: баласыз гаиләгә булышам, бу минем бала түгел, мин аны әти-әнисенә бирәчәкмен, – ди Розалия Мәмәтова.
 
Бала тапкач, Розалиягә 850 мең сум гонорар түлиләр. Әлеге акчаны кушып, ул ике бүлмәле фатир сатып ала.  Розалия үзе дә шундый ысул белән тагын бер бәби алып кайтырга каршы түгел. Икенче, өченче тапкыр бала табучы суррогат әнинең гонорары да беренчесенә караганда күбрәк.
 

Зөһрә ВӘЛИТОВА
Матбугат.ру
№ --- | 11.02.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»