|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2022 Хәвеф-хәтәр
"Мин нишләргә тиеш? Чәчемне йолкыйммыни?". Әнисе югалган кызын эзләргә җыенмый“ВКонтакте” социаль челтәренең бер төркемендә бала югалуы турында бәхәс бара. 13 гыйнвар иртәсендә Аэлита исемле кыз юкка чыккан. Бу хәлдә шунысы сәер: әнисе өчен бала югалуы барыбер. Гадәттә, мондый очракларда әни кеше өзгәләнә, бала югалуы турында чаң суга. Ә бу әни өчен бар ни дә, юк ни, кызны эзләүдә һич катнашмый, имеш.
Кыз федераль эзләүгә бирелгән. Бастрыкин мәктәп укучысын эзләүне Русия Тикшерү комитетына йөкләгән. Нәтиҗә һаман юк.
Аэлита югалуда әнисе гаепле булырга мөмкин, дигән версия өстендә эшли бүген тикшерүчеләр, чөнки ана кызын әбисе белән авылга ташлап, улы белән шәһәргә чыгып киткән була.
Бу ханымга кул кушырып утырмаска, ә кызына телеэкраннан мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иткәч, ул: "Мин нишләргә тиеш? Чәчемне йолкыйммыни?" - дип җавап биргән.
Фото Пенсионеры сайтыннан.
--- |
Иң күп укылган
|