поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.02.2022 Җәмгыять

"Йөкле кызымны караватка бәйләп тоталар"

Башкортстанда Тәтешле районының Уразгилде авылында яшәүче хатын берничә атна инде тынычсызлыктан үзенә урын таба алмый. Йөклелекнең 5 аена җиткән 21 яшьлек кызын югары температура белән Уфага алып китәләр һәм дәваханәгә салалар. Табиблар анда коронавирус инфекциясе булуда шикләнә.

Хәзер Вероника реанимациядә һәм, аның әнисе сүзләренчә, табиблар аны йөклелекне өзүгә әзерли. Тик хатынның әнисенә ни өчен мондый җитди карарга килгәннәрен аңлата алмыйлар.
 
Галина Мөхәммәтдинова сүзләренә караганда, 16 гыйнварда аның кызының температурасы күтәрелгән һәм тәнен көзән җыера башланган. Авырлы яшь хатынны шунда ук дәваханәгә озаталар, ә соңрак, коронавируска шикләнеп, Уфаның Дим районында урнашкан ковид-госпитальгә күчерәләр.
 
- Анда аны тикшерделәр, әмма коронавируска барлык нәтиҗәләр дә тискәре булды. Шуннан соң Верониканы, баш мие шешенә шикләнеп, Республика клиник дәваханәсенә неврология бүлегенә күчерделәр. Шул вакыттан бирле кызым белән элемтәне югалттык. Шалтыраткан саен хәле авыр, реанимациядә аңсыз ятуын әйтәләр. Дәвалаучы табибка җентекләбрәк белү өчен шалтыратырга тырышып карадым, беркем дә трубканы алмый, - ди хатын.
 
3 февральдә хатын реанимациягә кереп, кызын күрү бәхетенә ирешә. Реанимациядә кызын караватка бәйләп, аны кашыктан ашатканнарына тап була ул.
 
- Табиблар миңа аның баш мие бик нык зыян күргәнен әйтте. Янәсе, ул үзе белән ни булганын аңламый. Йөклелекне өзәргә кирәк, Вероника аңына килгәч, нәрсә булганлыгын да искә төшермәячәк. Мин моның ни өчен кирәк булуын аңламыйм. Безгә бит беркем дә берни дә аңлатмый, хәтта диагнозы да төгәл итеп әйтә алмадылар. Бәлки, без хаклы түгелдер, һәм операциягә күрсәтмәләр чыннан да бардыр. Ни өчен табиблар безгә берни дә аңлата алмый? Вероника үзе дә бик курыккан, ул барысын да хәтерли һәм барысын да аңлый, - ди әни кеше.
 
Баланың әтисе Вероника белән рәсми никахка кермәгән, шуңа күрә табиблар консилиумының карарына ул берничек тә йогынты ясый алмый. Үз чиратында, яшь хатынның әти-әнисе үз кызлары белән булган хәлне ачыклау өчен югары органнарга мөрәҗәгать итәргә җыена, дип яза  "Комсомольская правда" гәзите (ufa.kp.ru).
 
Әлегә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы бу хәлгә аңлатма бирмәгән.
Фото: ufa.kp.ru

---
Матбугат.ру
№ --- | 07.02.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»