поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
04.02.2022 Киңәш-табыш

Тәрәзә төбендә үсенте үстерүне тыялар?

“Өйдә тәрәзә төбендә үсентеләр үстерергә ярамый дигән закон чыккан икән. Ике-өч атнадан борыч, помидор орлыклары чәчәргә җыенган идек, хәзер нишләргә?” Соңгы ике көндә редакциягә берничә кеше шундый сорау юллады.

Бу яңалыкны алар интернеттан укыган икән. Социаль челтәрләрдә чынлап та шундый хәбәрләр бар. Имештер, Дәүләт Думасы «Һәвәскәр бакчачылык һәм яшелчәчелек өчен утырту материалы әзерләү шартлары турында»гы законны өченче укылышта кабул иткән. Әмма интернетта мондый эчтәлектәге закон гомумән юк. Бактың исә бу хәбәрне сатирик басма тараткан. Тик анда “чынбарлыкка пародия, реаль яңалык булып тормый “ дигән кисәтү дә бар. Без күп вакытта шул баштагы җөмләне укыйбыз да, шуннан нәтиҗә чыгарып куябыз шул.
 
Узган ел азагында исә “Орлыкчылык турында”гы яңа закон кабул ителгән булган. Ул 2023 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк. Закон авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкларын җитештерү, саклау, транспортировкалау, сату һәм куллануга карата таләпләрне билгели. Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе фитосанитария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Альберт Кадыйров сүзләренчә, бу үзләре өчен үсенте әзерләүче бакчачыларга кагылмый. Ягъни элекке кебек яшелчә орлыкларын җыярга һәм үсентеләр үстерергә ярый. Әмма аларны сатмаган очракта гына. Сатарга дип үстерсәң, үсентеләреңнең сортын һәм сыйфатын күрсәткән документларыңны күрсәтәсе була.
 
– Узган ел да бакчаңа үз бәрәңгеңне утыртырга ярамый, махсус кибеттән сатып алырга кирәк дигән сүз таралган иде. Аны да дөрес аңламаучылар булды. Чынлыкта сүз бәрәңгене сату өчен җитештерү турында бара иде. Үзең өчен үстерсәң, үз орлыгыңны да кулланырга ярый, – ди Альберт Кадыйров.  
 
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Татарстан буенча филиалы җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы (үсемлекләрне яклау буенча) Любовь Занина да яңа керәчәк законның үзләре өчен үсенте әзерләүче физик затларга кагылмавын әйтте.
 
Фото: https://pixabay.com/ru
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 04.02.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»