поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
24.01.2022 Шоу-бизнес

Раяз Фасыйховның кызы Венера: «Әнием дә шундый матур җырлый минем!»

«Кызым үсә, гөлем үсә» дип җырлый-җырлый, чәчәктәй кыз үстергән бит, ә! Өч яшеннән бирле тамашачы күз алдында үскән Венера Фасыйхова турында сүзебез.

Кунагыбыз турында белешмә

– Венера – Люция һәм Раяз Фасыйховлар гаиләсендәге өлкән бала. Аның Рамазан исемле энесе бар;

– яшь йолдызчыкка – 13 яшь;

– ул Казанның 149 нчы  татар лицеенда 6 нчы сыйныфта белем ала;

– җырлаудан тыш инглиз телен үзләштерә, кино сәнгатен ярата;
 
– киләчәктә үзен җырчы итеп күрми.
 
 – Венера, сәхнәдәге тәүге чыгышыңны хәтерлисеңме?
 
– Ул чакта миңа өч кенә яшь иде әле. Әтием белән «Балалы солянка»да «Инде хәзер килмисең» җырын башкардык. Бик ярата идем мин ул җырны, әтиемне дә шуны җырларга күндердем.
 
Сәхнә белән әле танышкан гына чагымда мин шуны аңладым: матур күлмәкне кигәч, тик кенә утырып торырга кирәк икән (көлә). Ә мин күлмәк итәгенә баса идем дә егыла идем. Кечкенә ич инде! Шуңа да итәгемне  әнием гел күтәреп йөрде.
 
– Ул чакта үзеңне принцессалар кебек хис иткәнсеңдер, әйеме?
 
– Әлбәттә!
 
– Хәзер инде син үзең генә чыгыш ясыйсың, шактый гына проектларда катнашасың. Бу – үз теләгеңме?
 
– Әйе. «Шаян ТВ» каналындагы «Сәйлән» проектында катнаштым. Дөресен генә әйткәндә, мин анда очраклы рәвештә килеп эләктем. Ләкин әлеге проект миңа күп ишекләр ачты, үз стилемне табарга ярдәм итте.
 
– Ә нинди стильдәге җырларны үз итәсең?
 
– Эстрада, джаз. Джаз стилендә бик җырламасам да, яратып тыңлыйм. Ә эстрада – безнең заманның иң популяр стиле. Андый җырларны тыңларга да, җырларга да яратам. Халыкка да ошый кебек.

– Сезнең гаиләдә әниегездән кала барысы да җырлый, ахры?
 
– Әнием дә шундый матур җырлый минем! Мин аны гел сәхнәгә чыгарга үгетлим. Ничек кенә сорасам да, «Юк-юк, кызым, мин сәхнә артында гына торыйм инде», – ди.

– Ә ул синең кечкенәдән сәхнә юлын сайлавыңны хуплыймы?
 
– Әйе. Беркайчан да каршы килгәне булмады. Алай гына да түгел, барлык бәйгеләрдә, фестивальләрдә ул минем белән. Дулкынлансам, сүзен табып юата, дәртләндереп тора.
 
– Өегездә күбрәк нинди җырлар яңгырый?
 
– Татар җырлары. Үзебезнең җырларны бик яратам. Аларда ниндидер тылсым бар кебек. Аеруча Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова, Ильвинаның җырларын тыңлыйм. Һәм, әлбәттә, әтием башкаруындагы җырларны яратам. Иң яраткан җырым – «Чулпан».
 
Гомумән, әтиебез безгә халык җырларын, ретро җырларны тыңларга куша. Болай гына түгел, ә нәкъ менә мәгънәсенә төшеп, сүзләренә игътибар биреп. Билгеле бер җырларны сайлап, исемлек тә төзеп бирә ул.
 
– Киләчәктә кем булырга телисең?
 
– Мин үземне мода өлкәсендә күрәм. Хәзердән үк шушы өлкәдә «кайнарга» тырышам. Актриса булу теләгем дә бар. Без еш кына татар театрларына йөрибез. Андагы актерларга шулкадәр сокланып кайтам!
 
– Ә кино өлкәсендәге актер яисә актрисалардан кемнең иҗатын аеруча яратасың?
 
– «MARVEL» киностудиясе төшергән фильмнар белән бик кызыксынам. Иң яраткан актрисам – Зендея.

– Хыялың нинди?
 
– Яхшы итеп инглиз телен өйрәнеп, Америкага барасым килә. Кем белә бит, бәлки белемне дә шунда алырмын. Актерлык һөнәре дә кызыксындыргач, Голливуд, Лос-Анджелесны үз күзләрем белән күрәсем килә.
 
 

Әңгәмәдәш – Лилия ГЫЙМАЗОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.01.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»