поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
19.01.2022 Криминал

6 яшьлек кыз мунчада батып үлгән

Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә 6 яшьлек кыз батып үлгән мунча комплексының ике хуҗасына хөкем карары чыгарылды. Аларны кеше үлеменә китергән сыйфатсыз хезмәт күрсәтү турындагы җинаять эше буенча гаепле дип таныдылар.

Бу хәл 2020 елның 4 июлендә булган. 6 яшьлек кыз әбисе һәм 8 яшьлек абыйсы белән мунча комплексында була. Бер арада бала күз уңыннан югала, соңрак аның үле гәүдәсен бассейн төбеннән табалар.
 
Тикшерү вакытында тикшерүчеләр комплексның ГОСТ һәм СанПин нормаларына җавап бирмәвен ачыклаган. Бассейн 7 яшькә кадәрге балалар өчен рөхсәт ителгән 0,6 метрдан тирәнрәк булган. Анда шулай ук кисәтүче мәгълүмат стендлары, үз-үзеңне тоту тәртибе турында мәгълүмат, медкабинет, тренер һәм инструктор да булмаган. Персонал беренче ярдәм күрсәтү һәм суда коткару күнекмәләренә өйрәтелмәгән.
 
- Мунча комплексы хезмәткәрләре килүчеләргә балаларны караучысыз калдырмау турында хәбәр итәргә, бу уңайдан кисәтүләр ясарга һәм әлеге нормаларны үтәүне таләп итәргә, югыйсә, хезмәт күрсәтүдән баш тартырга тиеш иде. Хокук бозулар баланың, караучысыз калып, бассейнда батып үлүенә китергән, – дип билгелиләр Тикшеренү комитетында.
 
Бер генә кеше үз гаебен таныган. Нәтиҗәдә, икесен дә шартлы рәвештә ике ел ярымга ирекләреннән мәхрүм иткәннәр. Алардан шулай ук үлгән кызның туганнарына әхлакый зыян өчен компенсация сыйфатында 2 миллион сум акча түләткәннәр. Мунча комплексы әлегә арест астында, аның эшчәнлеге ачыкланган җитешсезлекләрне бетергәнче туктатылган.
Фото: пиксабай
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 19.01.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»