|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2022 Матбугат
ТВ алып баручысы Михаил Зеленский Доминиканда ял иткәндә үлгән. Аңа 46 яшь идеРоссия телевидениесе зур югалту кичерә. Журналист һәм телевидение алып баручысы Михаил Зеленский вафат булган. Аңа нибары 46 яшь иде. Үлем сәбәпләре әлегә әйтелми. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Зеленский Доминиканда ял иткән вакытта үлгән. Күңелсез хәбәрне үзенең Facebook битендә "Россия-Культура" телеканалы җитәкчесе урынбасары Александр Ефимович та раслаган.
Хәтерләсәгез, танылган алып баручы "Россия-Мәдәният" телеканалында "Билет в Большой" программасын һәм "Мәдәният яңалыкларын" алып барды.
Элегрәк журналист "Россия-1", "ТВ Центр" телеканалларында һәм "Туры эфир" ток-шоуында эшләде. Моннан тыш, Зеленский "Россия-24" эфирында да хезмәт куйды.
Фото: http://almode.ru
--- |
Иң күп укылган
|