поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
06.01.2022 Криминал

"Үлем җәзасын кире кайтарырга кирәк” - 5 яшьлек бала фаҗигасе бөтен илне тетрәндерде

5 яшьлек Вероника Николаева урамга уйнарга чыгып китә. Икенче бер чыганаклар буенча, Вероника әнисе белән Мәдәният йортына чыршы бәйрәменә килгән, тамашадан соң чыршы карыйм дип урамга чыккан булган.

Кострома булган хәл бөтен илне тетрәндерде. Халык Яңа ел бәйрәмнәре уздырып, бер-берсенә кунакка йөргәндә, узган елгы салатларны ашап, телевизордан мең дә беренче тапкыр “Ирония судьбы...” караганда мондый хәбәрләр ишетү аеруча да авыр.
 
4 гыйнвар көнне була бу хәл. Бала әнисе эшли торган Мәдәният йорты тирәсендә генә уйнап йөри. Ә берникадәр вакыттан соң югала. Видеокамералар күрсәткәнчә, аның янына ике ир-ат килгән. Берсе кызны кулына күтәреп алып киткән.
 
Кызның югалуы хакында Кострома мәгълүмат чараларында кичке якта хәбәрләр тарала. Полиция, өлкәнең тикшерү комитеты, волонтерлар барысы да кызчыкны эзләүгә керешә. Әмма сабыйны бары үле килеш кенә табалар. Уйнап йөргән җирдән ерак та түгел, 200 метр тирәсе ераклыкта урнашкан тулай торак бүлмәсендә.
 
Соңрак ачыкланганча, бу авыр җинаятьне кылуда шикләнелгән 44 яшьлек Денис Герасимов һәм 24 яшьлек Вадим Беляков кулга алына. Герасимов моңа кадәр дә балалар порнографиясе чыгару һәм педофилия буенча хөкем ителгән булган. Ә Беляков банк счетынан акча урлаган өчен суд каршына баскан.  
 
Алар кызны урлаганнан соң тулай торакта арендага алган бүлмәләренә алып кергәннәр. Сабыйны көчләгәннәр һәм пычак белән берничә җиренә кадаганнар. Мәетне исә спорт сумкасына салып куйганнар.  Бу гамәлләрен ир-атлар аңлата алмый. Без исерек идек, нәрсә эшләгәнне белмәдек, дип кенә әйткәннәр.
 
Бу җанварлар кулыннан һәлак булган сабый 21 гыйнварда туган көнен билгеләп үтәсе булган. 
 
Верониканы эзләргә булышкан волонтерлар, шәһәр халкы җинаять кылуда шикләнүчеләргә үзләре үк җәза бирергә теләп, тулай торак каршына җыелган. “Безнең барыбызның да шундый кечкенә балаларыбыз бар. Мондый хәл беребезне дә битараф калдыра алмас иде”, - ди алар.
 
Костромада танылган адвокат, өлкәнең Иҗтимагый палата әгъзасы Олег Промптов исә: “Балигъ булмаганнар тормышына куркыныч тудырган көч кулланып кылынган җинаятьләр өчен үлем җәзасын кире кайтарырга кирәк”, - дип язган.
 
Үлем җәзасы дигәннән, Дәүләт Думасы җитәкчесе Вячеслав Володин педофилларны ирекләреннән  гомерлеккә мәхрүм итүгә кагылган закон проектын гыйнвар аендагы сессиядә үк караячакларын искәртте. Алай гына да түгел, мондый җинаятьләр кылучыларны авыр эшләрдә эшләтергә кирәк дип саный парламент рәисе.
 
2021 елда моңа охшаш җинаятьләр бер генә булмады. 30 июнь көнне Төмән өлкәсендә 9 яшьлек Настя Муравьева югалган иде. Аны йөзәрләгән кеше эзләү дә нәтиҗә бирмәде. Ай ярым вакыт узганнан соң гына кызчыкның пакетларга тыгып, тимерчыбык белән бәйләнгән мәетен күл ярыннан табып алдылар. Җинаятьтә шикләнелгән 40 яшьлек ир-ат кулга алынган. 
Фото: пиксабай
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 06.01.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»