поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
20.12.2021 Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев: "Сәер бу. Бөтен артистларны керттеләр, бер мин калдым"

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның Уфада Яшьләр сараенда 13-18 декабрьдә буласы концертлары өзелде. Җырчы Уфа тамашачысыннан, төркемдәге егет-кызлардан видео аша гафу үтенде.

— Хат килеп төште. Бик кызык сәбәпләр аркасында рөхсәт юк. Уфада инде икенче концерт өзелде. Беренчесе апрельдә булган иде, — ди Фирдүс.— Кәефне төшермибез. Планнар шундый: Алла боерса, май йә июньдә Татарстан белән Башкортстан чигендә сезнең өчен ачык һавада бушлай концерт куячакбыз. Кунакчыл Татарстаныбызда көтеп калабыз. Дус-тату булып, туганлашып яшик. Авырмагыз. Мин сезне яратам!

Тәүге тапкыр Фирдүснең концертларын быелның 22-23 мартында Башкортстанның Кыргыз-Миякә район үзәгендә оештырырга рөхсәт булмады. Ул чакта подвалны су баскан, дигән сылтау белән кире бордылар. Аннан соң Уфада, Башкортстанның кайбер башка районнарында буласы концертларын да өзделәр. “Маршрут кәгазе” таләп иттеләр. Ул чакта сәясәт белгечләре Башкортстанда артистларның эшен чикләүне көзен буласы халык санын алу белән бәйләп карады. Тик хәзер халык санын алу да узды. Әмма Фирдүснең концертларын чикләү дәвам итә. “Ярый әле бу юлы Уфага килеп җиткәч әйтмәделәр. Анысы өчен дә зур рәхмәт”, — ди Фирдүс.
 
— “Маршрут кәгазе”н алу өчен кирәкле документлар исемлеген җибәрделәр, — дип сөйләде Фирдүс журналистларга. — Анда эшмәкәр реквизитлары, авторлык җәмгыяте белән төзелгән килешү кәгазе, концерт программасы, аудио-видео форматы, җырларның һәм алып баручының сүзләре, аппаратура исемлеге, җырчылар-биючеләр белән килешүләр һ.б. керә. Әлбәттә, бөтен документларыбыз бар. Аларны тапшыргач, телефонны алмый башладылар. Концерт булырга бер атна кала, Яшьләр сараеннан: “Документлар җитеп бетмәү сәбәпле, килешү төзеп булмый”, — дигән хат килде. Ни өчен безнең белән шулай уйнаганнарын үзем дә аңламыйм. Сәер бу. Бөтен артистларны керттеләр, бер мин калдым. Бу җанисәп белән генә бәйле булмады. Моны Кыргыз-Миякәдән соң башланган суд эше йогынтысы дип уйлыйм. Дәгъваларны кире алдык, мәсьәләне тыныч юл белән хәл итү турында килештек. Эшләр сөйләшкәнчә булмады. Аларны аңлап бетермим. Монда беренче чиратта тамашачы интегә. Кемдер мине яратмый дип кенә, халыкны нигә концерттан мәхрүм итәргә?
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 20.12.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»