поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
18.11.2021 Җәмгыять

Җәмәгать транспортында QR-кодларны тикшерү тәртибе әйтелде

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстанның җирле үзидарә органнары һәм җәмәгать транспорты предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Биредә 22 ноябрьдән республика территориясендә җәмәгать транспортында гамәлгә керәчәк чикләүләр белән таныштырдылар.

Видеоэлемтә аша узган чарада автотранспорт предприятиеләренә яңа эш тәртибен аңлаттылар. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
 
22 ноябрьдән 18 яшьтән узган пассажирларга теләсә кайсы җәмәгать транспортында (моңа такси һәм төбәкара маршрутлар керми) вакцинация узу турында QR-код һәм прививканың тискәре йогынтысы булуы турында рәсми документтан башка йөрү тыела.
 
Автовокзаллар һәм автостанцияләрдә шәһәр яны муниципальара маршрутларга билетлар QR-код күрсәткән очракта гына сатылачак.
 
Балигъ булмаган балаларга җәмәгать транспортыннан файдаланганда QR-код кирәкми, әмма алар тикшерүчеләр шикләнгән очракта үзләренең ничә яшьтә булуын әйтергә тиеш.
 
«Җәмәгать транспортында QR-кодны билет алганда тикшерергә ниятлиләр. Ягъни пассажирга билет бирер алдыннан кондуктор аннан QR-код сораячак. Код булмаса, пассажирга транспорт чарасыннан төшәргә туры киләчәк. Чикләүләр метрополитенга да кагыла. Метро станцияләренә QR-кодсыз керү тыела. Метрополитен станцияләрендә QR-кодның булу-булмавын турникет линияләре аша узганда тикшерәчәкләр», — дип искәрттеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.
 
Документларны махсус җиһаз ярдәмендә тикшерәчәкләр. Татарстан Президенты тиешле җиһаз сатып алу җәһәтеннән автотранспорт предприятиеләрен хуплады.
 
Җәмәгать транспортында вәкаләтле органнар тикшергән вакытта QR-кодсыз пассажир ачыкланса, аңа карата административ хокук бозу турында беркетмә тутырылачак. Аның нигезендә пассажирга кисәтү ясалачак яки бер меңнән 30 мең сумга кадәр штраф салыначак. Вазифаи затларны — 10-50 мең, юридик затларны 100-300 мең сум күләмендә штраф көтә.
Фото: пиксабай

---
Матбугат.ру
№ --- | 18.11.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»