поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
16.11.2021 Тарих

Һәр кешенең язмышы ил язмышына бәйле

Похвистнево районы, Яңа Мансур авылы мәктәбе укучылары Гөлназ Шәриева һәм Алинә Галимова, тарих укытучысы Рузалия Наил кызы Алтынбаева ярдәмендә, “Минем гаилә тарихы – Ватаныбыз тарихында” дип аталган өлкә фәнни-практик конференциясендә катнаштылар. Чара онлайн форматта үтте.

Чыгыш ясаучылар, үзләренең гаилә шәҗәрәләрен өйрәнеп, сугышта катнашкан туганнары Миназиевларның Бөек Ватан сугышында үткән хәрби юлларын өйрәнгәннәр.
 
“Һәр кешенең язмышы ил язмышына бәйле”, дип башлана бу хезмәт. Чыннан да шулай бит, революцияләр, сугышлар, репрессияләр булмаса, халык башкачарак яшәгән булыр иде һәм аларга хәрби батырлыклар эшләргә дә кирәк булмас, язмыш җилләре аларны илләр буйлап куып йөртмәс иде, бәлки. Ләкин ил язмышы кешенең рухи чыныгуын, йөрәк ярсуларын, нәрсәгә сәләтле булуын сынап карый.
 
Сугыш башлангач, Яңа Мансур авылыннан сугышка 259 кеше китә. Шуларның 163се туган иленә әйләнеп кайта алмый, сугыш кырларында ятып кала. Сугыш тәмамланганга да инде 76 ел гомер үтте, ветераннарның күпчелеге дөньяда юк инде. Ләкин аларның батырлыгы, сугышчан юлы ил хәтерендә сакланырга тиеш.
 
Яңа Мансур авылы музеенда Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга багышланган стенд бар. Хәмзә Габбас улы һәм Гыйльменур Әбүбәкер кызы Миназиевлар анда аерым урын алып торалар.
 
Сугыш башлангач, Гыйльменур Шәрәфетдинованы шоферлар курсларына җибәрәләр һәм сугышка алалар. Кыз 242нче Кызыл Байраклы танк дивизиясенең ремонт бригадасына эләгә. “Летучка” дип аталган машинада ватылган танклар өчен запчастьләр китереп тора ул. Икенче Украина бригадасы составында Корсунь-Шевченковский, Ясско-Кишиневский операцияләрендә, 1945 елда Венгрияне азат итүдә катнаша, “Орден Отечественной войны II степени” ордены, «За боевые заслуги», «Жуков», «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941 - 1945 гг.» медальләре белән бүләкләнә. Курку белмәс якташыбыз ярты Россияне һәм Европаны иңләп, 1945 елда туган авылына кайтып керә.
 
 
Кайткач, ул үзенең язмышын – Хәмзә Габбас улы Миназиевны очрата. Ул да сугыш ветераны – Мәскәүне саклауда катнашкан 76нчы мотострелковый полк составында, аннан 18нче укчы дивизиясендә отделение командиры дәрәҗәсендә сугыша, 1945 елда өченче Белорус фронты белән Кенигсбергны алуда катнаша. Ул ике «Ватан сугышы ордены», «За отвагу», «За взятие Кенигсберга», «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941 - 1945 гг.» медальләре белән бүләкләнә.
 
Утны-суны кичкән сугышчылар туган авылларында табышалар-кавышалар һәм бәхетле тыныч тормыш коралар. Бераздан Гыйльменур Әбүбәкер кызын сугышчан иптәшләре эзләп табалар, башта хатлар язышып торалар, аннары Хәмзә абый белән бергәләп Мәскәүдә уздырылган полкташлар очрашуына җыелалар.
 
Менә шулай сугыш хатирәләре аларны гомер буе ычкындырмый, артларыннан йөри, дисәң дә була. Авылда да сугыш елларына багышланган чараларда яшьләр алдында еш кына чыгышлар ясарга, хәрби юллары турында сөйләргә туры килә. Ә бәлки шулай кирәктер дә. Чөнки яшь буын кешеләре сугыш афәтләрен белеп, дөньяда беркайчан да сугыш булдырмаска кирәклеген аңлап үсәргә тиешләр.
 
Хәзер инде күптән вафат булган бу ике ветеранның истәлеген уллары, авыл музее һәм әлеге фәнни-практик тикшеренү материаллары саклаячак.
 
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА әзерләде
Бердәмлек
№ --- | 16.11.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»