поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
13.11.2021 Бәйге

«ТАТАR СҮЗЕ - 2022» халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ - 2022» халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнүгә бер айдан азрак вакыт калып бара. Бәйгедә катнашучылар 1600 000 сумлык приз фонды өчен көрәшәчәк.

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе икенче тапкыр үткәрелә. Бәйгене Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештыра.

Бәйгедә катнашучылар кабат шигырьләр, мәсәлләр һәм проза укуда осталык сынашачак. Әдәби жанрны сәхнәдә башкару осталыгын сынап карарга теләүчеләрдән гаризалар 2021 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә. Быелгысы елдан башлап «ТАТАR СҮЗЕ» бәйгесендә «Автор-башкаручы» һәм «Шигъри гаилә» дигән ике яңа категория барлыкка килде. «Автор-башкаручы» номинациясенә сәхнәдән үз әсәрләрен укырга әзер һәвәскәр шагыйрьләр чакырыла. Монда беренче чиратта әсәрләрнең эчтәлеге, тамашачыга җиткерү тәэсире һәм башкару осталыгы бәяләнәчәк. «Шигъри гаилә» номинациясе исә балаларның әти-әниләре, әби-бабалары белән берлектә яки бер гаиләдән берничә баланың чыгыш ясавын күз алдында тота. Барлык номинацияләрдә дә катнашучыларның яше чикләнмәгән.

Жюри хөкеменә бәйге өчен махсус эшләнгән видеоязмалар кабул ителә. Видеоязманың хронометражы 5 минуттан артмаска тиеш. Жюри актерлык осталыгына, дикциягә, костюмга, реквизитка, музыкаль бизәлешкә бәя бирәчәк.

2021 елның 1 декабренә кадәр видеоязма форматындагы конкурс эшләрен tatarsuze@tatfil.ru электрон адресына яки WhatsApp мессенджерыннан +7 (919) 690-04-22 номерына җибәрергә кирәк. Бәйге турындагы тулырак мәгълүмат белән www.tatfil.ru сайтында танышырга мөмкин.

Эшләрне бәяләү 2022 елның 10 февраленә кадәр дзвам итәчәк. Бәйге нәтиҗәләре 2022 елның 21 февралендә Халыкара туган тел көнендә филармониядә узачак Гала-концертта игълан ителәчәк.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»