поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
03.11.2021 Авыл

Бәрәңге сугышы: кайчанга кадәр дәвам итәр?

Ел саен 6–7 сутый бәрәңге утырта идем. Үземә генә түгел, балаларга да җитә. Кыш буена базардан яки кибеттән сатып аласы түгел. Үзеңнеке тәмлерәк тә әле. Быел колорадо кортларыннан арыныйм дип, бәрәңге утыртмаган идем. Хәзер чын-чынлап үкенәм. Базыңда кыш буена җитәрлек бәрәңгең булу бөтенләй башка хәл икән.

Кибет бәрәңгесенең тәме дә башка, бәясе дә гел арта тора. Кайда ничектер, үзем яши торган Лаеш районы Олы Кабан авылы кибетендә бәрәңгенең килограммы берничә атна элек 28 сум иде, бүген 40–45 сумнан саталар.
 
Сентябрь урталарыннан башлап, атна саен башкаланың һәр районында уза торган ярминкәләрдә хәл катлаулана. Сентябрь аенда халык ташкын булып агыла иде. Аеруча Казанның Агросәнәгать паркы ярминкәсен үз итәләр. Әллә коронавирус куркытты, әллә кышлык запас тупланды, узган шимбәдә кеше азрак иде. Ит, кәбестә, кишер сатучы машиналар янында чират юк диярлек. Ә менә бәрәңгене сугыша-талаша диярлек алып бетерделәр. Баштарак атна саен 140–160 тонна бәрәңге сатылган булса, соңгы ярминкәләргә хуҗалыклар 270–300 тонна бәрәңге алып килде.
 
Дөрес, узган атналардан аермалы буларак, бәясе дә 23 сум түгел, 28 сумга күтәрелде.  Бераз соңгарак калганнарга икенче икмәкне 30–35 сумнан да алырга туры килде.
 
Шунысы гаҗәп: кәбестә, кишер, суган һәм башка төр яшелчәләрнең бәясе чагыштырмача тотрыклы булганда, ни өчен бәрәңге  бәясе атна саен арта? Югыйсә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, корылык нәтиҗәсендә бәрәңге көтелгәннән азрак булса да, республика халкы ихтыяҗын канәгатьләндерергә җитәрлек күләмдә җитештерелде.
 
Казанның Ямашев урамындагы ярминкәдә шәхси һәм фермер хуҗалыкларыннан килгән чагыштырмача арзан бәядән булганын  иртә таңнан ук этешә-төртешә алып бетергәннәр. Бәясе – сыйфатына һәм зурлыгына карап 30–35 сум. Казанның башка ярминкәләрендә, шул исәптән Киров районы Осиново бистәсендә дә шул ук хәл.
 
Югыйсә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярминкәдә катнашучыларга төрле ташламалар, хәтта юл чыгымнарын түләүне үз өстенә алган. Ярминкәдә сатыла торган продукцияләргә бәяне арттырмау бурычын да куйган иде. Хикмәт нәрсәдә?
 
– Хәтерегездәдер, елы-елы белән бәрәңгене кая куярга белмәгән чаклар булгалады. Килограммы 6–7 сум, хәтта аннан түбәнрәк вакытлар бар иде. Бәрәңге белән үзебезне генә түгел, тирә-як төбәкләрне дә тәэмин итә идек, – дип искә төшерде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков. – Әмма кереме кими барган саен, бәрәңгене күпләп үстерүче хуҗалыклар азая башлады. Биш-алты ел элек 80–100 мең гектар бәрәңге үстергән булсак, хәзер күпләп бәрәңге җитештерүче хуҗалыкларны бармак белән генә санарлык. Базар икътисады чорында хуҗалыкларга бәрәңгенең килограммын фәлән бәядән сатарга боерык биреп тә булмый.
 
Мондый хәлдән чыгу юлы бармы? Белгечләр әйтүенчә, корылыкның тискәре нәтиҗәсен киметү өчен, республикада сугарулы җирләрне арттыру буенча зур эшләр эшләнә. «Быел ук инде нәтиҗәсе сизелә», – ди министр урынбасары.
 
Аннан килеп, шәхси хуҗалыкларның мөмкинлеген дә күбрәк файдаланасы иде. Татарстанда 450 меңнән артык шәхси хуҗалык бар бит югыйсә. Әле кайчан гына республикада җитештерелгән бәрәңгенең 83  проценты шәхси һәм фермер хуҗалыклар өлеше иде. Соңгы елларда Казан ярминкәләрендә шәхси һәм фермер хуҗалыкларында җитештерелгән бәрәңге күләме ун тапкыр кимегән.
 
Утыздан артык район хуҗалыкларында бәрәңге җитештерүнең ни икәнен дә онытып баруларын исәпкә алганда, хәлләр, чыннан да, чаң сугарлык.
 
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.11.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»