поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
28.10.2021 Бәйге

«Мин - татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр (ФОТО)

28 октябрь көнне Казанда «Адымнар - Казан» мәктәбенең актлар залында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы үткәргән «Мин - татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.

«ШАЯН ТВ» каналы балаларны кечкенәдән татарча уйларга, сөйләшергә өйрәтә, татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертә.
2021 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы «Мин - татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесен игълан итте.

Әлеге бәйгенең максаты татар халкы тарихын, милли мәдәниятен өйрәнү, укучыларның иҗади эшчәнлеген арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү.

Бәйгегә татар халык әкиятләренә, шулай ук татар халык мәкальләренә нигезләнеп иҗат ителгән рәсемнәр, кул эшләре һәм эшләнмәләр кабул ителде. барлыгы республикабызның төрле төбәкләреннән 324 эш килде. Балтач, Азнакай, Питрәч, Арча, Баулы, Мамадыш, Кукмара, Әгерҗе, Саба, Лаеш, Чистай, Әлмәт, Мөслим, Сарман районнарыннан, Казан, Чаллы шәһәрләреннән балалар актив катнаштылар.

Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнде, һәр номинациядә ике яшь категориясе каралган.

Номинацияләр:
• «Иң яхшы рәсем» (7-10 яшьлекләр), (11-15 яшьлекләр);
• «Иң яхшы кул эшләре яки агачтан,башка материаллардан эшләнгән әйберләр» (7-10 яшьлекләр), (11-15 яшьлекләр).

Бәйге ике этапта үтте. Беренче этапта эшләрне мәртәбәле жюри - Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы укытучылары бәяләде. Икенче этапка 40 эш үтте. Бу этапта “ШАЯН ТВ” тамашачылары да актив катнаштылар. Үзләре ошаткан эшләр өчен алар 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадар shayantv.ru сайтында тавыш бирделәр. Тамашачы сайлап алган 20 эшнең авторлары җиңүчеләр дип табылды. Һәр җиңүче диплом, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең түштамгалары һәм 20 000 сум күләмендә акча белән бүләкләнде.

Бәйрәм чарасын татар эстрадасы йолдызларының музыкаль чыгышлары һәм мәртәбәле кунакларның котлау сүзләре бизәде. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Готыф улы Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Ринат улы Зарипов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан - Яңа гасыр” акционерлар җәмгыяте җитәкчесе Илшат Юныс улы Әминов катнашты.

Шул ук көнне “Мин татар баласы” республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе җиңүчеләренең эшләреннән күргәзмә дә үз эшен башлады. “Адымнар” мәктәбендә күргәзмә 8 ноябрьгә кадәр эшли. 9 ноябрь исә Габдулла Тукай исемендәге филармония залында “ШАЯН эшләр бәйгесе җиңүчеләренең эшләреннән торган күргәзмә оештырылачак. Киләчәктә бу күргәзмә Актаныш – “Адымнар”, Чаллы - “Адымнар”, Алабуга - “Адымнар” һәм җиңүче балалар укыган мәктәпләрдә уку елы тәмамланганчы эшләячәк.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»