|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2021 Шоу-бизнес
"Акча күп эшлим, дигән буласыз, ә мескен балагыз..." - Замирә Рәҗәповага "Ел әнисе" булырга нәрсә җитмәгән?Шушы көннәрдә танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова белән инстаграмда кызыклы хәл булган. Бер язылучысы аңа автобуста Замирәнең олы улы Аязны күрүе турында яза. «Сезнең улыгызны автобуста күрдем. Тренировкадан кайтып килә иде бугай. Челтәрле бизнеста акча күп эшлим, дигән буласыз. Ә мескен бала автобуста сөйрәлеп йөри. Машина йөртүче ялларга яисә таксига түләргә хәлегездән килмимени?» - дип язган ул.
«Минем хәлемнән килә, ә Аязның — юк. Әлегә эшләп күрсәтмәгән», — дип җавап биргән аңа алып баручы һәм өстәп зур гына бер пост урнаштырган.
«Бу сүзләрдән соң кемдер миннән «ел әнисе!» дип көлер, ә кемдер мине саранлыкта гаепләр. Ләкин минем моңа үз фикерем, үз аңлатмам бар. Беренчедән, Аяз — ир-егет һәм инде ул көндәлектәге вак-төяк мәшәкатьләрне генә хәл итәрлек яшьтә. Ул үз өстендә җаваплылык тоя, үз көнен үзе планлаштыра белергә тиеш. Икенчедән, тормышта гаҗәеп, без уйламаган, без көтмәгән төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Мисал өчен, машина йөртүче килмәде, ә әнисенең телефоны «недоступен», ди. Бу очракта Аяз нишләргә кирәк икәнен тәгаен белә. Бала төрле ситуациягә әзер торырга тиеш, минемчә. Улым тормышның ипи белән балдан гына тормаганын үзе дә яхшы белә. Өченчедән, баланы артык иркәләп үстерү беркайчан да яхшыга алып бармый! Дөрес, күз ачмаслык буран, начар һава торышы булса, тренировкага нык соңга кала яисә анда кичкә кадәр тоткарлана икән, әти-әни һәрвакыт ярдәмгә әзер. Әллә мин ялгышаммы? Ничек уйлысыз, иркәләргәме, тормыш кыенлакларын үзе җиңәргә өйрәнсенме?» - дип яза Замирә Рәҗәпова.
--- |
Иң күп укылган
|