|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2021 Шоу-бизнес
"Сизми дә калдым": Рафинә Ганиуллина өченчегә әни булганТанылган җырчы Рафинә Ганиуллина һәм атаклы баянчы Рәзил Камалов гаиләсендә сөенче. Бүген алар өченчегә әти-әни булганнар. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, уллары туган. Рафинә болай дип уртаклаша: "Бүген безнең өченче улыбыз туды. 7.00 йокыдан тордым, бүген түгелдер инде дидем, чөнки 19 октябрьдан бирле көтәбез, 8.08 минутта дөньяга килде, сизми дә калдым, Аллага шөкер. Бәхетле бул, балакаем, безнең гаиләбезгә рәхим ит!" - ди Рафинә.
Шулай итеп, кечкенә Сөләйман белән Айтуганга энекәш алып кайтканнар, сөбһаналла! Сау-сәламәт булып үсүен телибез!
--- |
Иң күп укылган
|