|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.10.2021 Шоу-бизнес
Гөлназ Асаева сабыена матур исем сайлаганКичә, барысы да Әтиләр көнен бәйрәм иткәндә, җырчы Гөлназ Асаева тәүге тапкыр әни булды дип язган идек. Ул инстаграм сторисларында бәбине бик җиңел табуы, инде берничә сәгатьтән соң ук йөри башлавы, кызының авырлыгы 2985 г, буе 51 см булуы турында сөйли. Кадрлардан күренгәнчә, ире Вильдан Шәмсетдинов та гел аның янында. "Матбугат.ру" ачыклаганча, җырчылар кызларына Динә дип исем кушмакчы икән.
Оныгының кем исемле булачагы турында үзенең сторисларында Гөлназның әнисе Лилия Биктимерова телгә ала.
«Барыгыз да бәбинең исемен сорыйсыз. Шәмсетдинова Динә Вильдан кызы була, Аллаһы теләсә», — ди ул.
Фото: https://www.instagram.com/asaeva_official/
--- |
Иң күп укылган
|