поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.09.2021 Ана теле

Сөйләмне бизәргә остазлардан да өйрәник. Безгә Ибраһим Салахов мирасы ни бирә? (АХЫРЫ)

Үткән язмага карата фикер әйтүчеләргә дә җавап булыр дип бер-ике өстәмә бирүне кирәк таптым әле. Телебез инкыйразын тизләтергә теләүчеләргә каршы әйтелгән фикергә телебезнең әле бик озак (мәңге) яшәячәгенә китерелгән дәлилләргә тагын менә боларны өстәү урынлы булыр дим: татарча диктант язган татарларның саны бөтен дөньяда миллионга җиткән; "Матбугат.ру"дагы “Ана теле” сәхифәсен укып баручыларның даими саны ким дигәндә өч йөз икәнен дә өстисе килеп китте. Рәхмәт "Матбугат.ру"га!

Сөйләмне “бизәү” кирәкме? дип шик белдерүчеләргә  мондый өстәмә: Һәрхәлдә кайбер язучыларыбызга укучылар телне  тоемламауда, тел байлыгын файдаланып җиткерә алмауда ризасызлык белдерә икән, моны язучының телебезнең ярлылыгына сылтавы һич тә урынлы түгел.  Аның үзенең көчсезлеге, талантсызлыгы, тел хәерчелеге дип бәяләү гадел булырдыр. Бу кимчелектән котылыр өчен Ибраһим Салахов иҗатына мөрәҗәгать итү файдадан бүтән нәрсә бирмәстер. Кабатламый булмый: Күчерелмә мәгънәле берәмлекләрнең, фәнчә гомумиләштереп әйткәндә, тропларның бүгенге кулланылышын лексик-семантик һәм стилистик планда матбугат һәм матур әдәбият сөйләмендә генә түгел, тулаем да анализлауны актуаль дип саныйбыз. Моңа матбугаттагы, әдәбияттәге  үзгәрешләрдән тыш тагын бер җитди сәбәп бар: телнең күчерелмә мәгънәле берәмлекләренең (икенче төрле әйткәндә, образлы фикерләү чараларының) сөйләмдә гомумән дә кими баруы. Кайбер тикшеренүләрдән ачыкланганча, бу тенденция, кызганычка каршы, көнкүреш сөйләмендә генә түгел, иҗтимагый-сәяси стильдә, шул җөмләдән журналистик-публицистик (ягъни мәгълүмат чаралары) сөйләмдә генә дә түгел, ә бәлки матур әдәбият стилендә дә күзәтелә. Соңгы елларда мәктәп, гуманитар югары уку йортлары программаларында тропларны өйрәнүгә, аларны куллану күнегүләренә сәгатьләр кимегән; фәнни өйрәнү дә сизелерлек сүлпәнәйде.  
   
Бу – урысча уйлап, татарча сөйләп-язып азапланучыларның фаҗигасе.  Татар теленең милли мөстәкыйльлеге, асыл үзенчәлеге, башлыча, агглютинативлыгы белән бергә, менә шушы күчерелмә мәгънәле берәмлекләрдә; чын татар сөйләменең асылы шушы сүз-гыйбарәләрнең төп-төгәл мәгънәсен аңлап, нәкъ урынында куллана белүдә дә бит инде.
 
Үткән язманы “Сүзләр гармониясенә ирешүнең И.Салаховка хас алым-ысулларын җентекләп өйрәнәсе бар әле.”, дип тәмамлаган идек. Шулай да кайбер “сер төеннәрен” ачыклап китәргә мөмкиндер. Иң әүвәле, язучының тел байлыгына ия булуы, татарның төрле катламнары, төрле шартларда, мөхиттә яшәп, төрле һөнәр ияләре белән аралашып, сөйләм чараларын үзләштерергә, белемгә омтылуы, һәр сүзнең тәэсир көчен күзәтә, тоя белергә омтылуы. Төрле телләрнең, аеруча казакъ  теленең татар кешесенә ничек тәэсир итүен күзәтергә күнегүе. Тел байлыгын кайда, кайдан мөмкин шуннан җыя, туплый килүе. Җыелган байлыгын кайда, кемгә мөмкин шуңа җиткерергә, телен чарларга омтылуы. Хәтерлисез микән, төрмәдә аны ач үлемнән нәкъ менә шул “тел чарлау” сәләте коткарып кала да.”Менә бит уйламаганда эшләр җанланды да китте. Көн дә өстәмә бер паек икмәк... Эше тузансыз да, өреле дә. Нәрсә эшлим дисезме. Сөйлим. Көн дә кичке баландадан соң хикәят сөйлим. Кече яшьтән үк “Әлфе ләйлә вә ләйлә”, “Кырык вәзир”, “Шаһнамә”, “Әбугалисина”, “Тутыйнамә”, “Салсал” кебек гарәп әкиятләрен укып үскәнгә, запас җитәрлек...”.
   
Болары әдипнең гомуми, барлык әсәрләр язганда да җәлеп ителә торган сыйфат, алымнары. Ә менә конкрет әсәрне язганда, конкрет контекстта кулланыла торган, шушы авторның, ягъни Ибраһим Салаховның гына кулыннан килә торган “сер төеннәре”. Әйтик, берәүләр күчерелмә мәгънәле берәмлекләрне уңай хис, уңай мәгънә бирер өчен  генә кулланырга күнегә. Ибраһим останың троплары функциональ чикләүгә дучар ителмәгән. Әнә аның сөйләме төрмә терминнарыннан, акырып-бакырып катгый команда биреп күнеккән, сүгенү сүзләреннән генә торган, пычрак авызлы надзирательләре дә: – Хәшәрәт! Баса яздың бит, чулак җен!, ди. “Нәрсәгәдер сөртендем. Шундук мәсхәрәле тавыш. – корсаклы хатын. Тизрәк!” ди. Автор ат карагы мәхбүс чегәнне дә татарча троплар белән сөйләтә: – Алтын кеше бит син, бөркетем. Авызыңнан энҗе-мәрҗәннәр коела. Синең урын монда түгел, җәннәттә бит, җаным...
 
Тропны куллану үзмаксат түгел бит. Һәр очракта ул нәкъ гомуми сүз-гыйбарә кебек кабул ителергә тиеш; аерылып торса, укучы аңа аерым диккать итәр иде, ә бу инде әдәби әсәрдә гайре табигый хәл, укырга комачаулый торган, димәк ки, әсәрнең тәэсир көчен киметә торган тискәре хәл, язучы моңа юл куя алмый. Һәр троп сүз, образ, гыйбарәнең үзеннән-үзе “йотылып эчелеп” барылуы кирәк. Мондый таләп үтәлсен өчен язучы аларны әсәр тукымасында табигый урнаша баруына, ягъни җөмләдә дөрес урнаштырылуына игътибар итәргә тиеш. Моңа ул төрле алымнар белән ирешә. Әйтик, бер очракта фразеологизм, мәкаль, әйтем, канатлы гыйбарә авторның үз фикер агышын белдерү рәвешендә була: – Май кап! – дип сикереп тордым.  Икенче очракта персонаж сөйләменең бер өлеше итеп бирелә: – Ибраһим, ашыкма, сабыр ит. “Сабыр төбе – саф алтын” дип, борынгылар белмичә әйтмәгән...– ди Галимҗан ага Нигъмәти... Бу очракта халык сүзе аерым персонаж сөйләмендә тәкъдим ителә. Кай урында ул халыкныкы дип, автор сөйләмендә тәкъдим ителә. Кай очракта афоризмның кемлеге тәгаен икрар ителми: Әмма, нәфес шайтан, диләр бит...
   
Язучыбыз тропларның укучыга тәэсир итү дәрәҗәсенә бик сизгер. Мәсәлән: “Әйтерсең лә, кылыч белән чаптылар, иңге-миңге булып киттем”. Бу очракта автор чагыштыруны урынлы саный – тикшерүченең көтелмәгән дорфалыгы аңарга үтә дә кискен тәэсир итә. Әмма икенче тапкырында шундый ук ударны ул “Калын бас башыма тукмак белән ордымыни, күз алларым караңгыланды”, ди.
 
Осталыкның югары ноктасы ул – күчерелмә мәгънәле берәмлекнең, гыйбарәнең бөтен бер  сәнгати образ-сурәт итеп үстерелүе: “Әллә нәрсәгә телем бәйләнде. Югыйсә, әле поездда килгәндә үк, нәрсәләр әйтәсен, нинди сораулар бирәсен күңелдән ятлап килгән идем бит. Әйтерсең лә, абынып егылып, кулымдагы тәңкәләрне чәчтем”.
 
Чагыштыру – сәнгати сурәтләүнең иң көчле чараларыннан. Ибраһим оста аларны мулдан, төрледән-төрле рәвештә куллана. Күрдек ки:  – гади чагыштырулар;  кебек, сыман, шикелле мөнәсәбәтлекләре белән килә торган чагыштырулар;  – бөтен бер мөстәкыйль фәлсәфи уйлану – парча сыйфатында тасвирлана торган чагыштырулар. Мәсәлән:  “Сагыну! Татлы да ачы да син сагышлы сагыну. Синнән качам, сине онытырга тырышам. Әмма... Әмма үзем тагын-тагын кочагыңа – кайнар, назлы, гөләп куагы төсле гүзәл, чәнечкеле кочагыңа омтылам. Көнбагыш чәчәге төсле сокландыргыч син, сары сагыну. Синдә кояш чаткылары һәм әрем тәме...” . Бер сурәт-образ барлыкка китерүдә парча композициясендә янә берничә троп җәлеп ителгән.
 
Нишләмәк кирәк, осталык кимәлебез төрлечәрәк: бәгъзе язучы аерым бер предмет, күренешләрне генә чагыштырып сурәтли ала; икенче берәүләр кешеләрнең кыяфәтен, холкын, өченчеләр табигатьне тасвирлаганда маһирлык күрсәтә. Ибраһим Салахов татар яшәешенең аерым бөртекләрен дә, бөтен хәятен дә образлы сурәтләү сәләтенә ия. Моңа без инде китерелгән мисаллар нәтиҗәсендә инандык. Образлылыкны ул тирән һәм колачлы фикерләү белән тасвирлап бирә ала. Сагынуны ничек тасвирлады! Аның мондый сәләтен иҗатын җитди анализлаган тәнкыйтьчеләр, галимнәр дә сизми-тоймый кала алмаган. Менә галимә Ләйлә Минһаҗеваның  әдибебезнең тууына 100 ел тулу уңаеннан басылган фәнни мәкаләсеннән бер фикер: “Колыма хикәяләре”ндә әсәрнең буеннан-буена сузылган, җыелма, күзгә күренмәс, шартлы ике образ бар: көч куллану һәм курку. Курку  әсәр персонажларының хәрәкәтләре белән идарә итә. Курку, куркытып тору әсәрнең сюжет, композиция факты буларак, тоткыннарның эчке дөньяларын, хәтта әһәмиятсез вакыйгаларның да юнәлешен билгели.
Көчләү – тоталитар системаның төп нигезе. Мәҗбүрият җәмгыятьтә аерым бер курку  атмосферасы гына тудырып калмый, бәлки аларны үзенең коралына , бер-берсенә әләк (донос) коралына әйләндерә (Казан утлары, 2011, №8, 162–163 б.).
   
Менә нинди тирән, җәмәгать тормышының иң борчыган, бөтен халыкка тынгы бирми торган  хәлләре турындагы уйлануларга китерә әдипнең сүз-сурәт белән үтемле, тәэсирле образ тудыру осталыгы. Укучы мондый ачышларны әсәрне укыганда аның буеннан-буена ясый килә, шулай итеп үзен рухи баета килә.
                                      Илдар Низамов,
                      филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 23.09.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»