поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.11.2010 Җәмгыять

Капица аткан ук

Язмаларымның берсендә мәшһүр галим Эрнест Резерфордның яшь студент белән аның укытучысы арасында туган бәхәстә арбитр сыйфатында катнашуы хакында сөйләдем (№9, 184 бит). Шул чакта ук Резерфорд җитәкләгән лабораториядә унөч ел буена фәнни командировкада тикшеренүләр башкарган совет галиме Петр Леонидович Капица турында да сөйләргә булган идем.

Әмма аның фәнни ачышлары, физиканың төрле юнәлешләре һәм техника өлкәләрендәге казанышлары турында сөйли башласаң, биографиясен кирпеч кебек калын китап күләмендә язарга кирәк булыр иде. Дөньякүләм танылган галимнең СССРның Фәннәр Академиясенә хакыйкый әгъза итеп сайланудан ун ел элек, 1929 елда ук Англиядә академик итеп сайлануы бик тә гыйбрәтле факт түгелмени? Дөрес, аңа үз илебездә дә игътибар аз булмый: ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, СССР Фәннәр Академиясендә үзе оештырган Физика проблемалары институтының директоры, ике кабат Дәүләт бүләге лауреаты. Әмма иң мөһиме шул: Петр Капица әлеге язмамда искә алынган Нильс Бор һәм Эрнест Резерфорд шикелле үк дөньядагы иң абруйлы Нобель премиясе алган иде.

 

Галимнең репрессиягә дучар булган хезмәттәш галимнәрен курку белмичә яклавы да мәгълүм. Аның булачак академик Л. Д. Ландауны яклап Сталинга, Бериягә, Молотовка язган хатларын хәзер фән тарихы белән кызыксынган һәркем укый ала. Тәгълимати физика белгече академик В. А. Фокны да эзәрлекләүдән П. Л. Капица яклап калган. Чит ил авторларының язмаларында: «Капицадан Джо үзе дә курка иде!», дигән сүзләргә юлыкканым бар. «Джо» дигәне Джугашвилины, ягъни Сталинны аңлата.

 

Шунысы да игътибарга лаек: нинди генә тикшеренүләргә алынса да, физика һәм техникада яңа юнәлешләргә нигез ташы салган һәм яңа күренешләр ачыклаган Петр Капицаның тәрҗемәи хәлен язучылар аның «алтын куллы инженер» икәнен дә ассызыклап раслыйлар. Латин һәм француз телләрендә «инженер» сүзе иң әүвәл сәләтне, тапкыр зирәклекне аңлата. Бик күп еллар элек галимнең чын-чыннан инженер булганын раслаучы бер вакыйга хакында укып сокланган идем. Бер тәҗрибә үткәрү өчен яңа җайланма ясау ихтыяҗы туа, моның өчен исә бик тә озын һәм бик тә нечкә, өстәвенә буеннан-буена бер үк калынлыктагы кварц җебе кирәк була. Аны каян алмак, ничек ясамак кирәк? Шактый зур коллектив өчен бу хәл итеп булмаслык проблемага әверелә.

 

Ниһаять, Петр Леонидович, эретелгән кварцка уенчык җәядә киерелеп тартылган укның очын төртеп ала да, аны очырып җибәрә. Тиешле кварц җебе әнә шулай хасил ителә. Һәрчак яңалыкны күрә белү сыйфатына балалар ия. Шундый сыйфатын олыгайгач та җуймаган шәхесләр чыннан да иҗади затлар буладыр, мөгаен.

 

Шул уңайдан, сугыш елларына туры килгән балачагымдагы кордашларым исемә төште. Авыр эшләрне үз җилкәсенә алган олырак үсмерләр ниләр генә уйлап чыгармыйлар иде, тирес тутырылган авыр арбаны басуда аудару өчен авыш яссылык, ягъни өсте кыеклап киселгән бүкәнгә ныгытылган тактага арбаның алгы тәгәрмәченең берсен күтәртеп җибәрү, физиканы белмәсәләр дә, икенче төр рычаг кулланып авыр печән чүмәләсен өчәүләп кибән башына очыру, атларга эшне җиңеләйтү өчен, урман кырыеннан алып елгага тиклем шугалак туңдырып, кисеп ботакларыннан чистартылган агач бүрәнәләрне елгага тиклем шудырып алып бару дисеңме... Кызганыч ки, авылдашларымның күбесенә сугыштан соңгы авыр елларда укуларын дәвам итү мөмкин булмады. Бәлкем, алар арасыннан да Капица шикелле зирәк инженерлар һәм галимнәр үсеп чыккан булыр иде әле?


Ким ШАКИРОВ
Казан утлары
№ 11 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»