поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
16.09.2021 Ана теле

Ана теле: Сөйләмне бизәргә остазлардан да өйрәник. Безгә Ибраһим Салахов мирасы ни бирә?

Күренекле язучыбыз Ибраһим Салаховның тууына 110 ел тулу вакыйгасын билгеләп үтү (август, сентябрь, 2021) болай да күңелдән югалмаган әдибебезне хәтердә яңартырга, кире кайтып, аның тормышын, язганнарының үзенчәлеген тирәнтенрәк уйларга, әсәрләрен кабат укырга сәбәп булды.

Матбугатта, радио, телевидение тапшыруларында аның иҗатына караган яңа истәлекләр пәйда булды. Элек-электән тынгысызлык бирмәгән, әледән-әле уйланырга этәргән сорау-кызыксыну да яңарды: аның тарту көче, тәэсир ясау чаралары нидән гыйбарәт?

Язучы иҗатының серләрен-тылсымын ачарга омтылган һәр иҗатчы, – үзе язучымы ул,  әллә тәнкыйтьчеме, әллә гади бер укучымы, – аның талант орлыкларын үзенчә ачарга омтыла, язучының шәхси асылының төрледән-төрле якларына игътибар итеп, үз белгечлегенә караганнарына көчлерәк диккать итеп, күбрәк шуларына өстенлек бирә. Ай-яй катлаулы язмышка дучар булган остазыбыз, әлләкүпме кыйблада сабак биреп калдырган ул безгә! Шәхсән үзем, иң әүвәл язучының төп коралы – теленә, сөйләм кору осталыгына, ягъни сүз белән эш итү сәләтенә игьтибар биреп, Ибраһим Салаховның укучыга тәэсир итү чараларының  иң көчлесе ул – аның ана теле белән эш итү осталыгы дип инанганга бу юлы аның ул хәзинәсенә лаеклы өлеш чыгарылмавына борчылыбрак утыруымны  тойдым.
 
Әлбәттә ки, бу минем генә бәям түгел; күпләр шулай уйлый, дип, бу фәнни дәлилләнгән бәя, дип санарга да хокукым бардыр. Менә язучыларыбызга багышланган  ике томлык мәҗмугада Ибраһим Салахов турындагы мәкаләдә мондый юллар: “И.Салахов әсәрләре тел-стиль ягыннан үзенчәлекле булуы белән дә кызыклы. Аларда дала табигатен, тугандаш казакъ халкының көнкүрешен, гореф-гадәтләрен тасвирлауга зур урын бирелә, казакъ җырлары, риваятьләре мәкальләре әсәр тукымасына нык керешеп, авторның хикәяләү стиленә дә үзгә бер яңгыраш өстиләр”. Монда әдипнең тел куллану үзенчәлегенең бер генә бөресе тотып алынган булса да, бу деталь аның телгә мөнәсәбәтенең үзенчәлекле булуын икрар итүе әһәмияткә ия – мәҗмугада бәян ителгән йөзләрчә язучының кайсысының гына ана теленә мөнәсәбәте менә шушылай, аерып алып, игътибар үзәгенә куелды икән!
   
Язучының телне тоемлау, аны тумыштан куллану сәләтен өйрәнүгә үзенә бер маһирлык кирәк -- бу бит һәр язучының үзенә хас хәсиятедер. Башкалардан аерым буларак, Ибраһим Салаховның бу сыйфатлары нидән гыйбарәт? Моны ачыклау өчен үзенә бер тематик тикшеренү, анализ таләп ителә. Бүгенгә без әдипнең тел тоемлау сәләтенең бер күзәнәге – сүз-образ, ягъни күчерелмә мәгънәле берәмлекләр – троплар, телбизәк  (фразеологизмнар)  белән эш итү үзенчәлегенә генә туктала алырбыз.
   
Бәхәссез ки, һәр татарның асылында фикерләү, шул фикерен белдерү өчен сөйләм оештырганда акылны һәм хисне бер дәрәҗәдә тәгаенләү-белдерүне күздә тоткан бик әһәмиятле бер “нокта” яратылган: ул –төгәл мәгънәле берәмлекләрнең һәм дә образга сәләтле күчерелмә мәгънәле берәмлекләрнең  бердәмлеге. Яхшы аңлаешлы, үтемле, тәэсирле камил сөйләм менә шул ике үзәкнең табигый үрелгән булуыннан, ягьни гармониясеннән хасил була. һәр татарның күзәнәкләре – геннары шулай яралган, тәрбияләнгән булырга тиеш. Бу хакыйкатьне белү язучы өчен үтә әһәмиятле.  
   
Килешик,  һәр иҗат иясендә сөйләмне туры мәгънәле һәм күчерелмә мәгънәле берәмлекләрнең дөрес нисбәтен җәлеп итү сәләте табигать тарафыннан бирелгән булса да, иҗат барышда моңа махсус игътибар сорала. Бу гармониянең үз әсәрендә ничек-ничек белдерелүен, язучы, кем әйтмешли, бизмәндә-контрольдә тотарга тиеш. Психологлар билгеләгәнчә, акыл төшенчәләре күпчелек очракта туры мәгънәле берәмлекләр (сан, даталар, исем-атамалар, термин, профессионализмнар һ.б.) белән, ә хис төсмерләре образлы-күчерелмә мәгънәле берәмлекләр (троплар – эпитет, фразеологизм, метафоралар, мәкаль, афоризмнар һ.б.) белән белдерелә.
Тик менә бу ике төрле үзәкнең гармониясе һәр шәхестә нәкъ бер нисбәттә  сирәк була. Иҗат ияләрендә дә ул шулай, чөнки бу сыйфат адәм баласының талант дигән бөек хәсиятенең чагылышы үзе инде. Язучыбыз Ибраһим Салахов – менә шул талант хәсиятенә ия шәхес.
   
Моны дәлилләргә тотынганчы янә бер хакыйкатне искә төшерик әле.    Татар баласының әлеге үзенчәлеген канәгатьләндерү  өчен аны гамәлгә ашырырга телебез шул мөмкинлеккә ияме соң? Мәгълүм ки, милләтебез, халкыбыз күпне күргән-кичергән, бай тарихлы, мул мәгълүматлы, тирән фәлсәфи фикерләүгә гадәтләнгән, сүзе эштән аерылмаган милләт, “тотып карамыйча ышанмау”  аның конкретлыкка маһир милләт икәненә уңай киная. Шуңа күрә дә аның акыл тирәнлеген һәм колачын тасвирлый торган лексик составын (төгәл мәгънәле сүзләр арсеналын) күп томлы сүзлекләр дә сыйдырып бетерә алмый. Терминология сүзлекләре генә дә бездә биш дистәдән ашу.
   
Ә инде тел хәзинәсенең икенче үзәген бәяләүне бу өлкәнең белгеченә – галим һәм язучы Нәкый Исәнбәткә  ышанып тапшырыйк:  “Болгар-татар теле төрки телләр системасына керә. Бу телләр исә гомумән дә фразеологик әйтемнәргә (бу термин астында галим барлык күчерелмә мәгънәле берәмлекләрне дә истә тота – И.Н.). байлыгы белән аерылып тора. (Исәнбәт Нәкый. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда. 1 т. Автордан. 5 б. Казан. Тат.кит.нәшр., 1989).  
   
Фикерне Ибраһим Салахов мисаллары белән дәлиллик.  “Тайгак кичү” роман-хроникасыннан (Казан утлары, 1988, №8).
   
Менә әсәрдә көнкүреш сөйләме үрнәге. Монда, табигый ки, һәр татар кешесе сөйләмендәге кебек туры мәгънәле сүз-гыйбарәләр күчерелмә мәгънәлеләре белән табигый үрелеп бара. Укыганда, аларны төпченеп аермыйсың да. Язучы да аларны аерым-аерым күз алдына китереп утырмый. И.Салахов әсәрләрендә дә бу бердәйлек менә шушылай үзеннән-үзе агылып килә: Безнең институт колоннасын бәйрәм демонстрациясенә алып чыгуны ректор быел да миңа тапшырды. Ни генә әйтмә,  командир кисәге бит мин. Институтка килеп кергәндә шинель петлицаларымда чия кызыл өчпочмаклар яна иде. Әле дә өстән хәрби мундир төшми. Ләкин студентларның әзерлеге ташкүлчим, нибары ике тапкыр җыелдык, саф дигәннең исе дә юк, сыер көтүе кебек, беребез алда, икенчебез артта. Бигрәк тә кызлар шырык-шырык килеп теңкәгә тия. Кычкыра-кычкыра тамагым карлыгып бетте. Ай-һай, бу хәтле дә йөгәнсез булыр икән хатын-кыз дигән халык!
 
Текстта төп мәгънәне белдерә торган бик конкрет төшенчәле гомуми сүзләр (бәйрәм, без, мин, быел, тапшыру, чия кызыл, алда, артта, кызлар, хатын-кыз һ.б.), үтә конкрет терминнар, һөнәри төшенчәләр (институт, колонна, демонстрация, ректор, шинель, петлица, студент һ.б.) белән бергә шул төшенчәләрне тагын да төгәлрәк күз алдына китерү өчен образ характерын үти торган күчерелмә мәгнәле берәмлекләр дә үрелеп бара (командир кисәге, өчпочмаклар яна, исе дә юк, сыер көтүе кебек, йөгәнсез һ.б). Күрәсез ки, конкрет берәмлекләр төрле категориядән, формадан булган кебек, троп берәмлекләр дә төрледән. Әйтик, монда күчерелмәлеге инде күптән югалган, гади, битараф сүз булып кабул ителә торган берәмлекләр дә (алып чыгу, саф, тамак карлыгу һ.б), “чын” тропларның төрле категорияләре (фразеологизм: исе дә юк, теңкәгә тию; эпитет: йөгәнсез, чагыштыру да: сыер көтүе кебек һ.б.) дә бар.
 
Әдипнең тропларын системага салып барлый, анализлый башласак, аларның эчтәлеге ягыннан да, форма-төзелеше ягыннан бик катлаулы, төрледән-төрле үзенчәлекле бай бер хәзинә барлыкка килгәнен күрербез. Фразеологимнардан әйтем, мәкальләр, шәхси канатлы гыйбарәләр әсәрнең тере, сурәтле  күзәнәкләре булып укучыга тәм биреп, ана телебез өчен горурлык хисе тудырып, гомуми канәгатьлек хисенә баетып барыр, ягьни әсәрне төртелмичә, әлсерәгәндә йотылып су эчкән кебек үзең дә нәрсә эчкәнеңгә хисап бирмичә укысың да укыйсың. Без инде фәнни анализ барышында гына ул энҗе бөртекләрен әсәрнең тоташ тукымасыннан аерып алып күрсәтәбез, ә укучы әсәр укуы барышында аларны алай аермый. Чөнки шулай уку, әсәрне шулай кабул итү аның күзәнәкләрендә–геннарында салынган. Димәк, язучы укучының шул асыл үзенчәлеген, чын татарның асыл  үзенчәлеген белеп эш итә. Моның өчен аның таланты бар.
   
Менә бит ана телебезнең нинди барыбызга да якын, кадерле  энҗе бөртекләрен укып, күңел канәгатьлеге кичерәбез: төймә мыек; мин институтның кендеге түгел;  авызына шайтан төкергән; яхшылыкка яманлык; җаным уч төбенә килде; дүрт күз белән көткән бәйрәм;  нәфес – шайтан; кеше карбыз түгел, эчен ярып карап булмый; минем кызым кияү күргәнмени; тиле таш җыяр, син китап җыясың; энәдән генә төшкән гимнастеркалар,  чәче сүс сыман дулкынланып тора; боз төсле салкын; һәр җирдә кырмыска оясы; кыямәт көнемени; бәйрәм ашы – кара- каршы; сират күпереннән үтү һ.б.;
   
Авторның җор теллелеге, троп-метафоралар белән оста эш итүе  үзенең канатлы гыйбарә, афоризмнар иҗат итәргә алынуын да, моңа сәләтле икәнен дә  укучы аңлый, кабул итә: төрмәдә һәр нәрсәгә шикләнеп карыйсың бит һ.б.  
 
Ибраһим Салахов әсәрләренең йотылып укылуының сәбәбен таләпчән укучы барыбер вакыт-вакыт уйлап куя, ул бит шушы язучының гына әсәрен укымый, ә  менә кайбер башкаларныкын укыганда еш кына шушындый ук  образ тудыру максатында алынган берәмлекләргә – сүз, гыйбарәләргә төртелә. Әйе, төртелә,  чөнки алар йотып җибәрелми, тешкә тиеп, шыкырдый. Кыскасы, укучы сәер, ясалма мәкаль гыйбарәләрдән гайрәте чигеп, китапны укудан туктый.
   
Яисә, киресенчә, шәрә фактлар, терминнар белән шыплап тулган документаль язмадан берәр күчерелмә мәгънәле, сүз-сурәт килеп чыкмасмы, дип зарыгып көтә. Аның күңел күзәнәкләре шуңа көйләнгән, шул гармонияне таләп итә. Юк! Шулай ук укудан туктый.
Димәк, әсәрдә туры һәм күчерелмә мәгънәле берәмлекләр гармониясе аларның һәр төренең булу-булмавына гына бәйле түгел, ә бәлки аларның әсәр агышында бер-берсенә бәйләнешенә, гармонияне ничек барлыкка китерү осталыгына да  карый. Монысы инде өстә ялтырап торган, теләсә кем күрерлек, аңларлык манзара түгел, бу – язучының сере-могжизасы. Иҗатның шундый сер-тылсымнары булмаса, теләсә кем язучы, беләсә кем Салахов кебек оста язучы санала алган булыр иде...
                             х   х   х
   ... Үзем язам, ә үземнең туктыйсы килеп тора. Укучым да укый микән? Сизәмсез, мин бит төп темамнан – әдипнең сөйләмен бизәү мисалларыннан читләшеп. гомуми нәзәри тезисларга тайпылгалыйм. Сәбәбен дә тоемлыйм югыйсә. Бу -- соңгы язмаларга карата интернетчылар фикере тәэсире. Интернетчы кардәшебез Илгиз: “Рәхмәт авторга” дип хупласа да, икенче бер интернетчыбыз Мойша: “Үлем түшәгендә яткан татар теле (татар телендә татар яшьләре бүген сөйләшми) сөйләмен ничек баетып булыр икән?” дип шикләнә. Илдар әфәнде  дөньядан арткарак калган димме... Татар дөньясы үзгәрде. Халык (ауыл халкы да, шәһәрнеке дә) балаларын урысчага өйрәтү ягында. Бары ана теленә өйрәтми... Ана телендә аралашкан татарларның гына сөйләм телен "баетып" була...Башта детальне ясыйлар, аннан соң гына шлифовать итәләр. Бүген татар халкында шомартырлык, баетырлык, татар теле ЮК!! “.
   
Шушылай фикерләүче милләттәшләрем барлыгын белсәм дә, алар белән килешә алмыйча моңарчы җитди генә каршы дәшкәләгәнгә күрә бүген интернетчыларыбызның вакытын исраф итәсем килми. Акыллы татар кешесе болай да дөрес тоемлый: “Мойша”лар кабаланып, ашкынып көткән инкыйраз әле тиз генә булмаячак! Дөньяда бер генә татар калганда да ул татар телендә сөйләшәчәк: искән җил белән, челтерәгән чишмә белән, чыпчык, сыерчыклар, эт, мәчеләр белән, Ходай Тәгалә белән. Ә бүгенгә әле... ТАТАР ТЕЛЕ БАР!
   
Тискәре “фикер” белән -- ана телебезнең бүгенге хәленә, аның киләчәгенә бик тә төшенке, өметсез караш белән килешүче күп түгелдер. Бүген дөньяда миллионнарча татар үз телендә сөйләшә, үз телендә җыр җырлый, татар телендә басылган йөзләрчә газет, журнал укый, уннарча  радио тыңлый, телевизорда дистәләп татарча тапшыру карый, интернетта да татарча сайтлар бар; театрларыбыз ишәя; кинофильмнарыбыз күрсәтелә.  Бүген йөзләрчә бала мәктәп, мәдрәсәләргә, югары уку йортларына, төрле курсларга татар теле дәресләренә йөри. Кичәле-бүгенле генә килгән хәбәрдә дөнья буйлап татарча диктант язучыларның саны миллионга җиткән диелгән иде...
   
Бүгенгә җитәр. Тәнефес белдереп, остазыбыз Ибраһим Салахов әсәрләрен укып ләззәтләник, сүзләр гармониясенә ирешүнең аңарга хас алым-ысулларын җентекләп өйрәнәсе бар әле. Алардагы телбизәк чараларын күзәтүне дәвам иттерербез.
                                                    Илдар Низамов,
                                филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 16.09.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»