поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
16.09.2021 Шоу-бизнес

Айваз Садыйров: «Кызымның үскәнен күреп каласым килә»

Бу юлы без «Ни хәл?» сәхифәсенә танылган алып баручы, «Тәртип» радиосының продюсеры, хәзер «ТНВ»дагы «Манзара» тапшыруы аша татар дөньясын уятучы Айваз Садыйровны чакырдык һәм яңалыклары турында сөйләштек.

Блиц-сораштыру

– Өстәл китабыгыз?

– Коръән.

– Өч иң яхшы режиссер.

– Алексей Балабанов, Юрий Быков, Квентин Тарантино.

– Мин беркайчан да…

– … дип әйтә алмыйм. Алда ни буласын белүче – бер Аллаһ.

– Үзегезне журналистика өлкәсендә профессионал дип атый аласызмы?

– Атрибутик яктан карасаң, әйе. Әмма камиллекнең чикләре юк.

– Сездәге иң яхшы һәм иң начар сыйфатлар.

– Кеше үзенең яхшы һәм начар сыйфатлары турында кычкырып сөйләмидер.

– Бәхет  ул…

– … яшәү.
 
 
– Ни хәл?
 
– Хәлләр Аллага шөкер! Суык тиеп тора әле әзрәк, иммунитет какшады. Эш, мәшәкать күп булганда гел шулай минем. Азрак ял кирәк андый чакта. Ә бу арада ял итәргә мөмкинлек булмады.
 
– Тормышыгыз һәм иҗатыгызда яңалыклар шактый. Үзләренә күчкәнче, сәбәпләрен ачыклыйк әле. Яңа эшкә урнашу ни белән бәйле?
 
– Яңа эшкә уранашу дип карау кирәкмәс бу очракта.  «ТНВ»да мин – чакырулы алып баручы ролендә. Атнага бер «Манзара» тапшыруын алып барам.  «Тәртип»тән дә китмәдем. Төп эш урыным шунда, саубуллашырга да җыенмыйм. Әлегә мин башкара алырдай эш байтак монда. Менә яңа гына иртәнге тапшыру чыгардык. Иртә саен Ризәлә Исмәгыйлева белән Илфат Фәйзрахманов татар дөньясын уята.
 
– Хәзер яңа коллективта, хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләрегез ничек? Гомумән, яңа эшкә урнашкач, тиз арада яхшы мөнәсәбәтләр кору өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
 
– «ТНВ»дагы коллектив турында сүз йөртсәк, яңа дип тә әйтә алмыйм. Луиза Закирова, Ландыш Хөсәенова, тапшыруның мөхәррире Илдар абый Кыямов белән дә моңарчы танышлар идек. Гомумән, андагы күп кенә хезмәткәрләр белән таныш мин. Телевидение, радио өлкәсендә башкача мөмкин түгел. Икенче сорауга килгәндә, ачык булырга кирәк, юмартлык, шаян булу да комачауламас. Мондый сыйфатларга ия булган кешене кайда да яраталар, кабул итәләр.
 
– Эш режимы тыгызлану гаиләгезгә йогынты ясамый калмыйдыр. Кызыгыз, тормыш иптәшегез өчен вакытыгыз каламы?
 
– Эшкә никадәр җитди карарга, вакыт сарыф итәргә кирәк булса да, гаиләгә вакыт, игътибар җитәргә тиеш. Мин гаиләгә вакыт табарга тырышам. Кызымның үскәнен күреп каласым килә. Бик күпләрнең сыкранып утырганын ишеткәнем бар. Гаилә минем өчен бик мөһим.
 
– Инстаграмдагы сәхифәгездә иртән торырга яратмавыгыз турында язган идегез, хәзер менә иртәнге тапшыру да алып барасыз.
 
– Мин «ябалак» дип саный идем үземне. Илһам миңа төнлә килә. Кызым Газизә дә ябалак, күрәмсең, төнге 3–4ләрдә генә йокыга китә. Әмма минем режим бар. 11–12дән дә соң ятмыйм. Аз гына соң ятылса да, иртән авыр торыла.
 
– Сезне «стажлы» студент буларак та беләбез. Берөзлексез уку ни өчен кирәк?  
 
– Укымый торган булмагач, башкасын белмим дә инде аның. «Бишектән алып ләхеткә кадәр белем алу фарыз», – диелгән бер хәдистә. Белем – кешелекнең этәргече. Минем очракта бу белемнәремнең һәркайсы – бер баскыч. Һәр баскычны мин тормышымда кулланам. Тагын укырга керергә уйлап торам әле менә…
 
– Сезне татар телен иң актив кулланучылар рәтенә кертергә мөмкин дип уйлыйм. Бүген үзебезчә җавап бирүчеләр арттымы әллә кимедеме? Гомумән, телгә караш үзгәрде дип уйлыйсызмы?
 
– Тел кризисы тел прогрессын китереп чыгарды. Аның әһәмиятенә тагын да ныграк төшенделәр. Тел белән бәйле күренешләр, чаралар, проектлар саны күзгә күренеп артты. Димәк, куллану дәрәҗәсе дә арткандыр дип ышанасы килә.
 

Лилия ГЫЙМАЗОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.09.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»