|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2021 Җәмгыять
"Путин акчасын" алган да, балаларын ташлап, җылы якка очканТатарстаннан күп балалы ана балалар пособиесенә Сочига ял итәргә киткән. Моңарчы аңа 60 мең сум күләмендә "путин түләүләре" күчкән. Балык Бистәсе районында яшәүче 35 яшьлек күп балалы ана балалар пособиеләре күчкәч тә, рәхәтләнеп ял итеп кайтырга булган. Хатын-кыз киемнәрен җыйган да, балаларын туганнарына калдырып Сочига чыгып киткән.
Кызларын һәм улларын ул үзе генә тәрбияләгән, спиртлы эчемлекләр белән мавыккан. Уку елы башланыр алдыннан аңа балаларны мәктәпкә әзерләү һәм инвалид баласына дарулар сатып алуга бүлеп бирелгән 60 мең "путин түләүләре" күчкән.
Ә хатын-кыз бу акчага Краснодарга кадәр билет сатып ала һәм эзсез юкка чыга. Туганнары аны эзләп полициягә мөрәҗәгать иткән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|