поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.09.2021 Медицина

"Кырык кат тикшермичә госпитальдән чыгармыйлар"

Редакциягә килгән Галимҗан абый күптән түгел Башкортстанның Зубово госпиталендәге ковид-госпиталендә дәваланып чыгуы турында бәян итте.

Иң башта табибларга рәхмәт әйтәсем килә, - дип башлады ул үзен. – Алар – чын дәрәҗәдә тәмугъ фәрештәләре. Кешеләрнең чирләүләренә игътибар итми йөри торган гадәтләре бар. Азрак температурасы булуына, хәле бетүенә атналар буена игътибар итми, үтәр әле дип йөри. Мин дә бер атна хәлсезләнеп, 38 температура белән йөредем. Улым белән бакчага барырга чыккач, улым: “Туктале, әйдә кереп компьютер томографиясе үтеп чыгабыз”, - дип дәваханәгә алып кереп китте. КТ минем үпкәләрнең 40 процентка зарарланып, пневмония башлануын күрсәтте. Һичкичекмәстән ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясенә шалтыраттык. Фельдшер егет иң әйбәте ятып дәваланырга кирәк дигәч, Зубово авылында урнашкан ковид-госпитальгә барырга булдым.
 
Ковид-госпитале сугыш яланында торган госпитальгә ошап тора. Барып кергәч тә, иң беренче, коридор тулы авырулар булуы күзгә ташлана. Монда килүчеләр башта “коридор” аша үтә. Аннан палаталарга күчерә башлыйлар. Табиблар, шәфкать туташлары йөгереп кенә йөриләр. Идән юуучы санитарканың бер авыруның барып аркасыннан сөеп китүенә игътибар иттем. “Сине хатының аркаңнан сөеп китәргә кушты”, – диде ул елмаеп...
 
Ике көн коридорда яткач палатага күчерделәр. Дәвалаулары бик әйбәт. Минем янда Балтач районыннан килгән 55 яшьлек ир ятты. Аңа тын алуы бик авыр иде. Ул кислород битлеген ашаганда гына салып тора иде...
 
Икенче игътибар иткәнем – бөтен хезмәткәрләр диярлек татарча-башкортча сөйләшә. Бик итагәтьлеләр, дару белән генә түгел, сүз, яхшы мөнәсәбәтләре белән дә дәвалыйлар. Төн буена йөгереп йөриләр, чөнки әле бер авыруның хәле авырая, әле берсенең...
 
Коридор, бер күтәрелә, бер китә торган диңгез суы кебек. Бер карасаң, коридорда басарга урын юк, бер карасаң, ике-өч кенә кеше ята.
 
Гаиләләре белән хастаханәләрдә ятучылар бар. Сине кырык кат тикшермичә госпитальдән чыгармыйлар.
 
Госпиталь төзелгәч су проблемасы булуы турында язганнар иде. Бу проблема хәл ителгән, шешәләр белән су таратып йөриләр. Ашату мәсьәләсе дә бик әйбәт оештырылган.
 
Районнардан килгән авырулар да мондагы мөнәсәбәткә бик канәгать булуларын әйттеләр. “Бу фәрештә кызлар яныннан кайтып китәсебез дә килми”, - диештеләр.
 
Зубово авылында госпиталь төзү республика Башлыгының бик дөрес карары булды. Чир беркемне дә аямый. Вакытында кабул ителгән дөрес карар күпме кешеләрнең гомерен коткарып калырга ярдәм итте...
Фото: m.realnoevremya.ru

Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА
Өмет
№ --- | 07.09.2021
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»