поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
31.08.2021 Җәмгыять

Бездә микән дигән сүз юк!

Кайчакта, кайбер журналистларның “гаять оригиналь иҗатын” күреп, таң калырга туры килә. Мәсәлән, республикабызның иң мәртәбәле дип саналып йөргән бер газетасыннан “Суфия апа икетуган Халидә Сафина белән Казанда очрашкан” дигән җөмлә. Кем ул икетуган!

Ике туган кеше була аламы? Ул атаманың авторы аны рус телендәге двоюродный (двоюродная) сүзеннән калькалаштырып ясаган, әлбәттә, әмма татарча мондый сүз була аламы икән, дип уйлап тормаган. Менә шулай эшләү аркасында безнең хәзерге газеталарда “Минем ике попугаем бар: берсе – ир, икенчесе – хатын” кебек сүз галәмәтләренә тап буласың, татарча шулай уйламыйча гына язу һәм сөйләү нәтиҗәсендә туган телебез көннән-көн корама, калька теленә әверелеп бара да инде.
 
Матбугат телендә шактый күп очрый торган агымдагы (ел белән бергә килгәндәге) сүзе шулай ук текущий (год, ремонт һ.б.) сүзенә ияреп ясалган (тамыры - течь- агу), һәм нәтиҗәдә мәгънәсез лексик берәмлек килеп чыккан: агымдагы ? (су агымындагы!). Аны күбрәк текущий годның хәрефкә-хәреф (букваль) тәрҗемәсе буларак кулланалар. Баксаң, аның татар теле өчен бөтенләй кирәге дә юк! Текущий год ул – быел һәм бу ел. Менә ул, төптән уйламыйча, механик рәвештә эшләү нәрсәгә китерә!
 
Безнең журналист-тәрҗемәчеләр рус телендә аерым бер сүз белән белдерелгән мәгънәне татарча, телне бозмыйча, тасвирлау юлы белән (берничә сүз белән) белдерергә мөмкин булса да, телне җимереп, яңа сүз ясап маташалар. Нәтиҗәдә оригинал сүзенең мәгънәсе дөрес тәгъбир ителми дә, аңлашылмый да, тәрҗемәченең уңышсыз иҗат җимеше – яңа сүз дә чын татар сүзе, ягъни табигый сүз булып чыкмый. Шундый сүзләрнең берсе – правнук (правнучка) сүзеннән ясалган оныкчык. Бу татар теле өчен табигый сүз түгел: безнең телдә, зат һәм предмет исемнәренә –чык-чек кушымчасы ялгап, кечерәйтелгән мәгънәдәге яңа сүз ясау тәртибе юк (онык-чык). Аннан килеп, татар кешесе аны аңламый да: кем ул – правнукмы; правнучкамы! Формасы һәм яңгырашы да татарча түгел. Ә бит правнукны оныкның улы, правнучканы оныкның кызы дип әйтеп була. Онык ул үзе дә русның внугыннан аз гына үзгәртеп ясалган һәм аны да улының (кызының) улы яки кызы дип әйтү чын татарча булыр иде.
 
Мәгълүмат чараларында кулланыла торган кызчык та саф татарча сүз түгел, ул девочкага, девчонкага ияреп ясалган, чын татарчасы – кечкенә кыз, бәләкәй кыз.
 
“Бу хакта ... матбугат үзәгенә сылтама белән “Риа Новости” хәбәр итә” дип яза безнең республика газеталарының берсе. Мондагы сылтама – русчадагы ссылканың ялгыш тәрҗемәсе. Татар телендә гомумән мондый исем сүз юк. Аның мәгънәсен татарча таяну сүзе бирә: “Бу хакта ... матбугат үзәгенә таянып, “Риа Новости” агентлыгы хәбәр итә”.
 
Менә шулай хәзерге журналистларның “новаторлыгы” аркасында татар теле көннән-көн чүпләнә бара.
 
Ялгыш ясалган һәм аңлашылмый торган сүзләрнең бер өлешен, “ничек булса булсын, татарча гына булсын” дигән принципка нигезләнеп, үзгәртүнең бөтенләй кирәге булмаган рус алынмаларын һәм интернациональ сүзләрне татарчалыштыру максаты белән урынсыз ясалган сүзләр тәшкил итә. Шундыйларның бик гыйбрәтле мисалы – санак. Кайбер каләм ияләре компьютер сүзе урынына шуны кулланалар. Әмма моны уңышлы гамәл дип әйтеп булмый: компьютер – бөтен дөнья халыклары телләре өчен уртак интернациональ сүз. Аны татарчалаштырып маташуның кирәге юк: санак халык теленә керә алмастыр.
 
Хәзер укучыларны бүгенге көндә мәгълүмат чараларында һәм кайбер китапларда кулланылган, ләкин әдәби телнең лексик нормаларына туры килми торган күп санлы сүзләр һәм тәгъбирләрнең кайберләре белән таныштырып китәрбез.
 
Ялгыш ясалып, эш мәгнәсендә бик күп кулланыла торган эшчәнлек сүзе. Эшчән ул – эш яратучан, тырыш, уңган (кеше) мәгънәсендәге сыйфат сүз. Шуңа– лек кушымчасы ялгап, руслардагы деятелъностъ сүзенең мәгънәсен белдерү өчен булса кирәк, эшчәнлек сүзен ясаганнар. Ләкин хәзер ул күбесенчә эш сүзе мәгънәсендә кулланыла. Бу һич кенә дә дөрес түгел. Эшчәнлек ул – эшчән булу сыйфаты. Деятельностъ үзе дә занятие, труд мәгънәсендәге сүз, ә татар телендә ул – эш һәм хезмәт. Научная деятелъностъ – гыйльми эш, умственный труд – акыл хезмәте. Димәк, эш мәгънәсендә эшчәнлек сүзен куллану урынсыз. Эш ул – татар теленең бик күп мәгънәле сүзе һәм аны ялгыш ясалган сүз белән алмаштыруның хаҗәте юк.
 
“Ул әле дә уку йортының төрле эшчәнлекләрендә катнаша” (“...төрле эшләрендә катнаша” кирәк).
 
“Камилә әби кызы, ике оныгы һәм оныкчыклары янында” (“...ике оныгы һәм аларның (оныкларының) балалары янында” кирәк).
 
“Күптән түгел өйләнгән, кызчык үстерә” (“...кыз бала үстерә”).
 
Безнең телдә ялгыш ясалып, күп кулланыла торган сүзләрнең берсе – дәүләтчелек. Ул рус телендәге государственностъ сүзен, татарча белдерү өчен, хәрефкә-хәреф тәрҗемә итеп, ягъни калькалаштырып ясалган. Бу гамәлне кылган каләм ияләре кирәгеннән артык тырышканнар һәм яңа сүзне дөрес ясамаганнар. Государственностъ ул – дәүләт төзелеше, дәүләт оешмасы, ягъни, нигездә, шул ук дәүләт. Димәк, татарча аны күп урында дәүләт сүзе белән тәгъбир итеп була, ә инде мәгънәсен бик төгәл итеп белдерергә кирәк булганда, моның өчен дәүләт төзелеше сүзен кулланырга мөмкин. Дәүләтчелек сүзенең төзелешенә килгәндә, ул татар телендәге сүз ясалышы кагыйдәсенә туры килми: безнең телдә-лек кушымчасы ялганырлык дәүләтче дигән дөрес сүз юк. Дәүләтле ил дияргә мөмкин, әмма дәүләтче нәрсә ул, кем ул? Шулай булгач, дәүләтчелек татар теленең табигый сүз төзелеше өлгесендә ясалган сүз түгел һәм аның кирәге дә булмаган. Государственностъ мәгънәсен, урынына карап, дәүләт сүзе белән яки дәүләт төзелеше сүзе белән тәгъбир итәргә мөмкин һәм кирәк тә.
 
Татар телендә гомуми мәгънәгә ия сүзгә (терлек, иген һ.б.) -чылык -челек кушымчасын ялгаган терлекчелек, һөнәрчелек мәгънәсендәге яңа сүзләр ясала, ләкин конкрет төр мәгънәле һәр сүзгә ул кушымча ялганып яңа сүз ясалмый. Игенчелек була, ләкин арышчылык, бодайчылык дип әйтелми. Терлекчелек дибез, әмма сарыкчылык, кәҗәчелек дип әйтмиләр. Яшелчәлек бар, ләкин кыярчылык, суганчылык димиләр. Әмма бездәге тел белән эш итүче һөнәр ияләре моны һәрчак исәпкә алмыйлар. Мәсәлән, “Дуңгызчылык, сөтчелек оешмаларына да кагылачак” (чын татарча - “...Дуңгыз асрау (тоту, үрчетү һ.б.), сөт җитештерү оешмаларына да кагылачак”).
 
Кайбер газеталарда кулланылган савымчы сүзе дә дөрес ясалмаган. Чын татарча – сыер савучы. Аны үзгәртүнең нигә кирәге бар? “Эше юк ыштаныннан бет багар” дигән безнең халык андый кешеләр турында.
 
Халыкара (интернациональ) музей сүзеннән баш тартып, нигә аның өчен икенче ялгыш сүз уйлап чыгарып маташырга кирәк иде: “Мөхәммәт Мәһдиевнең истәлек ханәсе ачылуга 10 ел үтеп киткән” (“Мөхәммәт Мәһдиев музее ачылуга...” кирәк).
 
Татарча матбугат материалларында сүзләрнең дөрес язылышы бозылуның башка төрле очраклары да бар. Кайберләрен генә күрсәтеп китик. Соңгы вакытларда кайберәүләрнең ишетелгәнчә генә язу чире йоктырулары аркасында микән дигән сүзне куллану гадәте кереп китте. Мәсәлән: Пенсиямне дөрес исәплиләр микән!; Хет берәрсе уйлый микән минем хакта? Балам мәктәпкә китте микән! Татар телендә микән дигән сүз юк. Ул, әлеге җөмләләрдән күренгәнчә, икән ярдәмче сүзенә аның алдыннан килгән сүзнең мы-ме сорау кисәкчәсен бу сүздән хаксыз аерып алып кушып кую аркасында килеп чыга.Чын татарча ...исәплиләрме икән?; ...уйлыймы икән?; ...киттеме икән? рәвешендә булырга тиеш. Кайбер төбәкләрдә яшәүчеләр телендә микән диалекталь форма буларак, икән сүзе урынында кулланыла. Бу ялгыш кайчакта газеталар теленә дә кереп китә: Ниндирәк үрдәк микән ул? Әдәби дөресе – Ниндирәк үрдәк икән ул?
 
Кайбер сүзләрнең морфологик төзелешен исәпкә алмыйча, аларның ишетелүенә генә таянып, тиешле сузык аваз хәрефен ялгыш төшереп калдырып язу очраклары бар. Мәсәлән, ...барсы да бар татар моңында дигән шигырь юлы җөмләсендә барсы сүзе ялгыш язылган. Дөресе – барысы да бар татар моңында. Бездә сеңел сүзенең беренче һәм икенче зат кушымчалары белән килгән очракларында аның икенче е хәрефен төшереп калдырып язу гадәткә кергән: сеңлем, сеңлең, диләр. Бу дөрес түгел: сеңелем, сеңелең, дип язылырга тиеш: бу сүзнең төп мәгънәле кисәге – сеңел һәм аның зат-сан, килеш белән төрләнгәндә үзгәрешсез саклануы зарур.
 
Әдәби тел татарларның барысы өчен дә уртак, димәк, безнең милләтнең төрле урыннарында яшәгән вәкилләре, үзара телләрендәге диалекталь (җирле) үзенчәлекләреннән файдаланып сөйләшсәләр дә, тел барлык татарлар өчен дә кулланыла торган өлкәләрдә, гомуми аудиторияләрдә, бердәм әдәби тел буларак, аның кабул ителгән үзенчәлекләрен, кагыйдә-нормаларын саклап сөйләргә һәм сөйләшергә тиеш.
 
Татар теле укытучылары, бу мәкаләдә язылган мәгълүматны ныклап үзләштереп, укучылары телен монда күрсәтелгән ялгышлардан арындыруга ирешсәләр, игелекле гамәл кылырлар.
 
Рүзәл ЮСУПОВ, филология фәннәре докторы, академик
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 31.08.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»