поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
29.08.2021 Дин

“Диндә балага узмас өчен саклану рөхсәт ителәме?”

Рамил хәзрәт Юныс бик еш кына инстаграмга язылучыларының сорауларына җавап бирә. Шул җавапларның кайберләрен сайлап алып, үзебезнең укучыларга да кызык булыр дип, сезгә дә тәкъдим итәбез.

“Күп ышандырылган, онытылган нәзерләрне ничек үтәп була?”
– Нәзер әйтеп үти алмасаң яки онытсаң, аның кәффараты бар:
Яки ун фәкыйрьне ашатасың.
Яки ун фәкыйрьне киендерәсең.
Аларын да булдыра алмасаң гына өч көн ураза тотасың.
 
“Яшь чакта ясаткан аборт өчен үкенәм. Бу очракта нинди дога укырга?”
– 40 көнгә кадәр ясатсаң, кечкенә гөнаһ, 40-120 көнгә чаклы – зур гөнаһ, 121 -... бер сәбәпсез бала төшерү кеше үтерүгә тиң. Гомер буе тәүбә итәргә кирәк булуы ихтимал. Чөнки бу вакытта ул җан өртелгән тере кеше.
 
“Оныгыма өч ай. Исеме Мәрьям. Еш авырый, әллә исемен алыштырыйкмы икән?”
– Исеме бик әйбәт. Ул исемнән түгел.
 
“Бер дустым, мәчеттә җеннәр яши, дип әйтте. Дөресме бу?"
– Үз гомеремдә бер дә ишеткәнем булмады дисәм, дөрес булмас. Бер районның авыл мәчетендә имам сөйли иде, иртәнге намазга килгәндә, түбә башында гел тавышлар ишетәм, дип. Азан әйткәч, тыналар иде ди.
 
“Дин ягыннан ЭКО ясатуга нинди караш?”
– Дөрес була, әгәр дә никахлы ирегезнекен (спермасын) кулланганда гына.
 
“Намаз укырга телим. Дөрес укымам дип куркам. Кайсы өчен гөнаһ күбрәк була: укымаумы, әллә дөрес укымаумы?”
– Һичшиксез намазга басарга кирәк. Әкренләп төзәтәсез. Көннәребез санаулы, Аллаһ каршында иң беренче сорау – намаз.
 
“Вафат булган гаиләдәге кешегә “Ясин” сүрәсен укырга ярыймы?
– Ярый.

“Гакыйка корбанын җиденче көнгә чалу мәҗбүриме? Башка көнне ярыймы?”
– Иң яхшысы – җиденче көнгә әлбәттә.
 
“Сишәмбе көнне эш башларга, юлга чыгарга ярамый диләр. Дөресме ул?”
– Эш башларга һәм сәфәргә чыгарга ярамаган көн динебездә юк. Барылк көннәрдә дә ярый. Әмма пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә башлау һәм сәфәр чыгу хәерлерәк.

“Исламда баланы кырык көн кешегә күрсәтергә ярамый дигән әйбер бармы?”
– Юк.

“Үлгән кешегә Коръән тутыру дигән әйбер бар, мәчетләрдә кирәк түгел, диләр”.
– Мәчеттә дөрес әйтәләр.
 
“Намаз укымаган кеше хәрам эчсә, иманнан чыгып китәме?”
– Иманы аннан 40 көнгә чыга. Укыган намазлары, уразалары, догалары бу көннәрдә кабул булмый.
 
“Кирәге беткән дини китап-язмаларны нишләтергә?”
– Җыеп куярга да урыныгыз булмаса, яндырырга була. Көлен күмеп куярсыз.
 
“Балага узмас өчен диндә саклану рөхсәт ителәме?”
– Әйе. Гаиләне планлаштыру диндә рөхсәт ителә.
 
“Ни өчен сул кул белән ризык тотып ашамаска кушалар?”
– Пәйгамбәребез: “Сул кул белән ашамагыз, дөреслектә сул кул белән шайтан ашыйдыр”, – ди.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 29.08.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»