|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2021 Җәмгыять
Абитуриентлар колагына: бюджетка өстәмә урыннар ачылды!Муса Җәлил исмендәге Минзәлә педагогик көллияте укырга керергә теләүчеләр өчен яхшы яңалык җиткезә. Биредә бюджетка өстәмә урыннар ачылган. Абитуриентлар өчен менә дигән шанс! Көллият 1932 елда Минзәлә педагогия училищесы буларак ачыла, 1995 елдан – хәзерге исемдә. 2010 елда көллияткә татар шагыйре Муса Җәлил исеме бирелә.
Укыту махсус мәктәпкәчә белем бирү, мәктәпкәчә белем бирү, физик культура, адаптив физик культура, башлангыч сыйныфларда белем бирү, гамәли информатика белгечлекләре буенча алып барыла.
Минзәлә педагогия училищесы (көллият) 20 меңгә якын укучы тәрбияләп, тормышка юллама биргән. Көллиятне тәмамлаучылар арасында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучылары, Халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының мәгариф министры – Гайфуллин Васил Габдулла улы, фән докторлары, кандидатлары, югары уку йортлары профессорлары бар. Шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева,Эльмира Шәрифуллина, шагыйрь Рәшит Гәрәй, Ленар Шәех, драматург Юныс Әминов, язучы Газиз Мөхәммәтшин, Миргалим Сәлимов, эстрада артистлары Асаф Вәлиев, Резедә Шәрәфиева, Гөлназ Сираева кебек күренекле шәхесләребез – әлеге уку йортында белем алган.
Сез дә алар рәтендә булырга телисез икән, рәхим итегез!
Белешмәләр өчен телефон: 8 927 495 95 55
Реклама хокукларында
--- |
Иң күп укылган
|