поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
25.08.2021 Язмыш

“Имгәктән котылдым дип сөенгән идем"

Былтыр авылыбызга, төгәлрәге, күршегә килен килде. Әлләни аптырарлыгы юк та... Әмма бар да булып чыкты.

Юаш кына Азат Казанда эшләп йөргән җиреннән алып кайтты аны. Кечкенә генә, түгәрәк кенә, 18-19 яшьлек кыз бала. Күзләре әллә нинди, юк, сукыр-фәлән түгел, хәтта күзлеге дә юк, тик күзләре! Аңлатып та булмый, зоопаркта читлеккә поскан, әйләнә-тирәдәгеләрдән курыккан җәнлек күзе кебек: үзе курка, үзе усал. Еш күргәч, ияләштек тагын. Килен килгән йорт ашлы-сулы, күпләп мал асраучы, эшчән. Каенана белән каената иллегә дә җитмәгән, яшьләр.

 
Килен дигәнебез кунакка кайтты да, китми генә бит! Ай чамасы торгач, күршеләр аны әти-әнисеннән сорарга бардылар. Икенче атнада, никахка дип, машинага төялеп тагын киттеләр. Аннан инстаграмда Казандагы мәчетләрнең берсеннән матур фотолар куйдылар. Тик, алдарсың авыл кешесен! Никах болай булмый ул, фотоларда киленнең әти-әнисе дә күренми. Ә алар бөтенләй юк икән, дөресрәге, алар бар, әмма эчеп кешелектән чыкканнар ди. Кызны ерак туганы үстергән. Күршеләр аларның өйләрен барып күргәч: “Шундый шартларда да яшәп була икән!” – дип, шаккатып кайтканнар. “Идәннәренә кадәр җир идән...” – дип сөйләде күрше, шыпырт кына. Кызны үстергән апасы боларны: “Имгәктән котылдым дип сөенгән идем, ник китердегез?” – дип каршы алган. Күршеләрем нишләсеннәр – кәләшне алып кайтып киткәннәр. Кыз юлда: “Мине калдырып кайтырсыз дип курыккан идем”, – дип елаган. Азат белән әти-әнисе юатканнар инде мескенкәйне. Мәчеттә чын никах та укыттылар.
 
Шулай итеп, яшәп калды килен. Юньләп сөйләшми, көлми, эш җаен белми дигәндәй. Каенана тырыша, кая барса да үзе белән ияртә, кибеткә-мазарга җибәрә, кирәктән тыш, теләгәнеңне дә ал дип, акчаны да мул бирә. Җайлап кына, табак-савыт, кер юарга да өйрәтте.
 
Азат кош тоткандай сөенеп йөри – мәхәббәт! Авылда башта сүзе күп булса да, бер сөйләгәч, тына халык. Яшьләр әлегә яшәп яталар, килен малай тапты. Каенана-каената “өф” итеп кенә торалар. Яшьләр загста язылышсын өчен киленгә паспорт, документлар эшләттеләр.
 
Онытып торам икән, теге апасы боларга чылтыратып: “Мин аны ничә еллар карап үстердем, миңа мәһәр тиеш!” – дип, акча сорап ята икән.
 
Бу дөньяның кеме генә юк! Күршеләрем сабыр, акыллы булдылар, кем белән бәйләнергә җыенасың син дип битәрләп, улларының юлына аркылы төшмәделәр, Казан ятимен үзләренә сыендырдылар. Яшьләрнең бүгенге тормышлары әйбәт, алга таба да бәхетле яшәсеннәр.
 
Рәмзия. Әлки

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 25.08.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»