поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
16.08.2021 Ана теле

Сөйләмебезне бизәргә шагыйрь Шамил Анак “өлгеләрен” дә файдаланыйк. Ә алар нидән гыбарәт? (Дәвамы)

Күренекле шагыйрь Шамил Анакның сәнгати сөйләм осталыгыннан үрнәк алу күнегүләрен дәвам иттерәбез.

Сөйләмеңне бизәү чаралары бихисап. Һәр кешедә әле ул үзенчә чагыла. Адәм баласы  ике үзәкле бит: акыл һәм хистән яралган. Гәрчә шагыйрьне күбрәк хис белгече, хис остасы, дисәләр дә, аның фәлсәфәсе барыбер акылга һәм хискә таяна. Ике үзәк тә сүз белән белдерелә: туры мәгънәле һәм дә күчерелмә мәгънәле берәмлекләр белән. Шагыйрь ике төркемне дә мулдан белергә, аларның сөйләм оештыру мөмкинлекләрен нечкә үзләштергән булырга тиеш. Шагыйрьгә сүзләрнең мәгънә төгәллеген аеруча яхшы белергә, бик тә нечкә тоемларга һәм сиземләргә кирәк. Ш.Анакта сүзнең мәгънәви һәм хисси төсмер-ньюансларын тоемлау ифрат көчле. Бер сүз аның өчен – үзе бер дөнья. Лексик чараларның барлык төрләренә дә игътибарлы, “үгисетелгән” яисә “үз күргән” сүзләре юк. Шулай да аңарга бигрәк тә сурәт, образ ясау  сәләте, куәсе булган берәмлекләр якын.
 
Ш.Анак лексиконының нигез ташларын бик конкрет мәгънәле гомуми (битараф) сүзләр тәшкил итә: өй, оя, кеше, ут, җир, йорт, дөнья... Арада атама, термин саналган бик төгәл мәгънәле берәмлекләр дә бар: Кояш, Ай, Эстәрле юлы, Дим елгасы, Хәсән Туфан, Марина Цветаева, Сабрия әби, Әхмәт кызы Хәтимә, Моабит, Переделкино, Хиросима, Прага, Швейк...; абстракт мәгънәле берәмлекләр: бәрәкәт, вакыт, өмет, мәхәббәт, тантана...; хис белдерүче сүзләр: йомшак, моңсу, ярсу, юксыну...
 
Нигә кирәк шагыйрьгә сүзнең мәгънәви һәм хисси    төсмерләрен, мөмкинлекләрен шулай нечкә күзаллау, сизгер тоемлау (күрү, ишетү)?      Шагыйрь иң башта дөньяга, яшәешкә, кешегә, аның гамәлләренә карата фәлсәфи фикер йөртә. Дөнья тоткан борыңгы, цивилизацияле-мәдәниятле  халыклар фәлсәфи фикерле, димәк ки, шушы фәлсәфи төшенчә, уй-фикерләрне белдерергә, аңлатырга, тасвирларга сәләтле теле булган халыклар. Татар шундый халык. Халыкның шушындый сәләтен, асылын белдерә торган сүзләр Ш.Анак  “хәзинәи сандыгында” да бихисап: галәм, бәхет, дөнья, моң, рух, күңел, хыял, хәйлә, язмыш, өмет... Әйтик,     яшәешнең төп законы бит ул – көрәш, ягъни каршылыкны җиңү. Татарның каршылык төшенчәсен ап-ачык, төгәл итеп бәян итә, тасвирлый торган сүзләре – шагыйрьгә зур табыш инде: якты–караңгы, уңай–тискәре, ак–кара, көн–төн, яшәү–үлем...
 
Кыскартып әйткәндә, фәлсәфи фикер йөртү өчен Анак телебезнең бөтен байлыгыннан файдалана, без әле искә алган туры мәгънәле берәмлекләрне дә, күчерелмә мәгънәлеләрен, битарафларын да. Ул һәр сүзнең хәсиятен тоя, бу хакта уйлый. Шигырьнең үзендә дә ул бу уйларын белдереп куя, укучы белән фикерләшә: Төндә килә яман кунак// Төндә килә яман хәбәр// Әйтелә “талак” сүзе...;
 
Сүзнең көчен бик нечкә белгәнгә, ул, ихтыяҗ туганда, үзе дә яңа  сүз  (неологизм) ясаргә җөрьят итә. Берничә генә мисал: Күчәбәлек;    Юанылмас бу сагышта юындым мин лимон сарысы белән; Бу иҗади процесста ул татар теленең иң нечкә асыл үзенчәлекләрен тоемлавын күрсәтә. Мәсәлән, ялганмалык үзенчәлеген – кушымчалар да бездә хис белдерү, метафора ясау сәләтенә ия; парлы сүзләр дә  татарның иң “милли” үз берәмлекләреннән: яшәү үзе // очсыз-соңсыз бау түгел...
 
Күрдек ки, гәрчә фәндә шагыйрь күчерелмә мәгънәлелеккә, ягъни сурәт тудыру чараларына өстенлек бирергә тиеш, дигән закончалык яшәп ятса да  Ш.Анак ана теленең һәр энҗе бөртегенә газиз нәрсә итеп караган. Әле генә без Ш.Анакның ана телебез турында афоризмнарын бәян иттек. Анда менә мондый мисаллар да бар: “Тел – милләтне милләт иткән иң беренче шарт”. Күрегез: афоризм туры мәгънәле берәмлекләрдән оешкан. Ә менә икенче гыйбарә: “Тел – халыкның җан сулышы” – монысы инде күчерелмә мәгънәле метафора, телбизәк белән оешкан афоризм. Хәер, менә шушы факт белән без әңгәмәбезнең яңа юнәлешен куертып җибәрербез дә.
 
Тел бит шагыйрьгә, иң әүвәле, шигъри сөйләменең төп максатын гамәлгә ашыру өчен кирәк: әйтергә теләгән фикерен сурәтләп, тасвирлап, образ тудырып җиткерү, үткәзү өчен. Шагыйрьдә бу сәләт –табигатьтән. Мондый мөмкинлек шагыйрьгә генә бирелә, аннан теләсә кем файдалана да алмый. Сөбханалла, Шамил Анакның сүздән сурәт ясау таланты чыннан да сокландыргыч,  гаҗәпләндергеч. Ул татар телендә мәгьнә белдерә торган нинди сүз бар, барысын да образ тудырырга җәлеп итә ала. Без әле генә санап киткән иң туры мәгънәле, битараф, гап-гади көндәлек сүзләр дә образ ясау чарасы буларак та кулланылган. Кояш, ай, көн, төн, ипи, агач, чәчәк, су, кар...  кебекләрен әйтеп торасы да юк, алар туры мәгънәле чын нәрсәләр буларак та, образ максатында сурәт ясау чарасы буларак та бер үк дәрәҗәдә, бер үк бәядә кулланылалар. Теге-бу күренешкә укучы игътибарын көчлерәк тартып алу, җәлеп итү, уйландыру, хискә урату өчен һәр мәгънәле сүздән образ-сурәт ясауны ул иҗади гадәткә әйләндергән. Теләсә кайсы сүздән сурәт ясый ала. Ә бит аның аңында яшәгән сүз укучыга таныш та булмавы ихтимал. Мәсәлән, Татарстан яисә Уфа укучысына. Әйтик, аның сөйләменә нәселдән, җирле халыктан яисә халык иҗаты әсәреннән сеңеп калган үзгә сүз, гыйбарә, канатлы сүз шигырьгә төште ди. Булса соң! Укыган кеше аның мәгънәсен ничек тә аңлар, иң мөһиме аның күңеле тибрәнеп куйсын, хисе уянып, аны ниндидер хәрәкәткә этәрсен. Шагыйрьнең изге максаты шул бит!
 
Әйтик, бүгенге укучы сөйләмендә шактый пассивлашкан, сирәк очрый торган яисә диалектизм берәмлек. Ә әсәр тукымасында ул барыбер образ буларак күзаллана, тәэсир тудыра: әчкелт тәмле дала емшаны; мотлак имән бармагы белән;  хәтта картлар мыжуы ала алмый мазамны; яллары көпшәк күбек; ерак әбкәләре; күңел барсын яд итә һ.б. Аерым торган яисә аерым тезмәдә ачык кына аңлашылмый кебек, тик текстны эзләп табып укыганда һәр сүз үзенә бер сурәт, манзара булып күз алдына килеп баса. Менә тагын бер тәлгәш бүгенге сөйләмдә пассиврак берәмлекләр: шык, ышык, сан, җисем, терәк  һ.б. Бик томанлы сүзләр, мәгънәсен ачыклар өчен сүзлеккә карарга яисә өлкәннәрдән сорарга кирәк. Ә менә шигырьне укыганда бернинди сорау яисә шик калмый, күңелне тартып, биләп алган хисле бер бөтен рәхәт биреп күңелгә сеңеп, йотылып китә.  
 
Өйсез – //кеше утсыз, ышыксыз, //оясы юк, тормышы шыксыз // (Өен сакласа, җирен дә саклый кеше)
 
Җирсез– //кеше көчсез, терәксез,// тамыры юк, яуда йөрәксез. //(Җирен сакласа, өен дә саклый кеше.)  
 
Илсез – кеше сансыз, исемсез,// шәүлә кебек, җансыз, җисемсез,// (Ни өмете, ни сөюе, ни эше).  
 
Йорт, Җир, Ватан – //шулай булса гына, кеше бит кеше.
 
Күрәбез, тоябыз ки, телнең теләсә кайсы берәмлеге сурәт була ала икән, тик бу әле шагыйрь аларны эзләми, ала да куя, уйланмый дигәнне аңлатмый. Ничек кенә эзли, уйлана, борчыла әле! Күз алдына китерү, сурәт, образ – шагыйрьнең төп максаты, бу максатка ирешү өчен тасвир чаралары табу үзенә бер фәлсәфә, үзенә бер фән. Бу фәнне барлыкка китерүдә, яшәтүдә, камилләштерүдә шагыйрь Ш.Анакның да өлеше зурдан.
 
Татар теленең һәр берәмлеге күчерелмә мәгънә алу сәләтенә ия булу өстенә әле күчерелмә мәгънәсе берегеп, махсус сурәт (образ) вазыйфасын алган берәмлекләре үзенә бер катлам булып аерылып чыга. Болар троп, метафора, перефразлар, фразеологик берәмлекләр, канатлы гыйбарә, афоризмнар, Нәкый Исәнбәт атаганча, телбизәкләр. Шамил Анак шуларны куллану остасы.
 
Троп барлыкка килү битараф мәгънәле сүзләрнең күчерелмә мәгьнә алуыннан башлана. Бу – татар сүзенең могҗизасы. Менә Анак шигырьләреннән дә  берничә генә мисал: Яңа юллар эзләп без баш ватабыз // гомер бакый “матурлык”! дип җан атабыз; бөек хыяллар белән яшибез янып... Һәркаюсы үзенә бер сурәт: рәхәт җебеп язгы җир ята; бодай бөртекләре кебек точ, авыр; тасма сүзләр түкмичә; мәет җыйганда һ.б.
 
Шагыйрь күчерелмә мәгънәлелекне башлыча чагыштыру чарасы буларак куллана. Чагыштырып сурәт ясый. Һәр эпитет – үзе бер рәсем, манзара: томанлы вәгъдә, тонык елмаю, дымлы караш, шомлы шытырдау, кара шәүлә, тынсу җиләслек, чыклы яфрак, тар сукмак, саф чишмә, куркак болан, якты, җиңел күләгәң; йолдызлы сәгать; кара кайгы; язгыча киенгән кызлар; ак сәгать, йолдызлы сүзләр; сары сагыш яфраклары; ялгызлык йөге.
 
Ш.Анакта эпитетлар рәте дигән көчле бер тасвир чарасы бар: менә  җирдәге мәхәббәт сыйфатлары: иң илаһи, иң гүзәл, иң олы, иң горур яисә җил  ничек  сынландырыла, кешеләштерелә: хәтерсез, узгынчы, тугрылыкны белми, назлары бер мизгеллек, сукырларча саксыз, куркак дигән даны юк, җисемсез, җылы каны юк, аермый яхшы-яманны, шәфкать белмәс.
 
Чын эпитетлар арасында туры мәгънәле тезмә дә очрый  (чыклы яфрак, куркак болан), сурәтле фикер сөйләмендә алар да сурәтле эпитет кебек кабул ителә, хисләндерә.
 
Күчерелмә мәгънәле тезмәләр халык сөйләмендә еллар, гасырлар буе кабатланып, береккән тезмәләргә – идиомаларга әверелә. Анакта болар бихисап: ике төркемгә аерырга була; халык сөйләмендә кулланылганча, үз рәвешләрендә, үзгәртелмичә алына яисә эчтәлеккә өстәмә төсмер биреп, рәвешен дә бераз үзгәртеп алына.
 
Икенче зур бер төркем троплар – ул шагыйрь үзе “ясаган” тезмәләр – шәхси афоризмнар, канатлы гыйбарәләр. Юкка гына аны энциклопедиядә афоризм остасы дип билгеләмәгәннәр. Беренчедән ул халык афоризмнарына, фразеологизм. мәкаль, әйтемнәргә бик сизгер, аларның образ сәләтен нечкә тоя, нәкъ урынында файдалана белә. Алар шигырь саен диярлек. Ул аларны ата-бабасыннан җыйган, хәтерендә саклаган: Кунак ул – алладан; Алла бер ул, телгә карамый һ.б. Әйтик, “Иртә”, “Өйлә”,  “Кич” , “Төн” шигырьләренә эпиграф итеп китерелгән “Борыңгылар сүз”ләреннән тәэсирләнеп, аларны үземнең “Телбизәк сүзлеге”мә теркәп куйдым да шигырьләрен укый башлагач, теркәүне дәвам иттерергә туры килде – һәр строфа, һәр гыйбарә афоризм иде. Бөтен шигырь тулаем афоризмнан тора булып чыкты. “Иртә – көннең якты, ак чагы”  дигән беренче строфасыннан “Иртән кеше икмәкле. Иртә кичтән хикмәтле” дигән  соңгы строфага кадәр бер сулыш белән укылды.
 
Үзе иҗат иткән троплар исә гади генә канатлы сүздән башлана: Ярда чук талларны юып, Ока суы  ага тын гына;  Яисә телдә булган телбизәкне үз сөйләменә яраклаштыра: Эшләргә җирдә – батып җиде кат тиргә; Күрәселәр күрелгән; Эре ярып гайбәт борчагын;  Яу-чирләрдән имин калган картлар // бер дә бер көн эчәләр әҗәл суын;  Йөрәгем сөеп туймаган әле.
 
Шагыйрьнең метафорага сәләте үскәннән-үсә бара. Аның канатлы гыйбарәләре эчтәлеге ягыннан да, төзелеше-формасы белән дә халыкчан мәкаль, әйтемнәргә тарта бара.
 
Дөреслек – бер, ә ялганнар һәркемнеке үзенә башка; чын шигырь – хис тамчысы; сагышсыз белеп булмый шатлыкларның татын да; кошлар бит туган илгә кайткач кына җырлыйлар; дала чикләре биксез; таулар түгел, урман –  җирнең яшел калканы; ялан күз булса, урман колак; кешеләрнең күңеле – яхшылык яши торган урын; кешене мөмкин үтерергә, елмаюны мөмкин түгел; җиргә яшәр өчен килгәннәр үлем эзләми җирдә; кеше генә көлә белә. Көлү – кешенең кешелек байрагы, ирек байрагы; әйберләр кол итә кешене; үлән үзенең түбәнчелеге белән олы һ.б.
 
Телбизәкне шагыйрь һәр мәгънәле һәм хисси берәмлек кебек тере итеп хис итә. Сүзнең мәктәптә өйрәткән кебек мәгънәдәш кардәшләре (синонимнар), охшаш мәгънәдәшләре (омоним, пароним), каршы мәгънәдәшләре (антоним) булган кебек телбизәкләрнең дә йә үзара, йә туры мәгънәле берәмлекләргә тиңдәшләрен, охшашларын, каршыдашларын табарга була. Шигырьдә мәгънә тәңгәллегенә ирешү, аеруча хис төсмерләрен төгәл бирү өчен болардан да файдалану уңышлы килеп чыга. Менә мисал: Куллар инде ял сорый. //Ару охшый нәкъ өлгергән җимешкә. Ару (алҗу) белән   ял каршылык белдерә (антонимнар) кебек. Шул ук вакытта бу очракта  ару  ялга сәбәпче булганга уңай төсмергә лаек бит. Нечкә күңелле шагыйрь шуны тоемлап, аруга уңай сыйфат (өлгергән җимеш) бирә. Югыйсә, безнең сөйләмдә аруга тискәре, караңгы охшатулар күбрәктер (эт булып арыдым һ.б.). Гомумән дә Ш.Анак оксюморон күренешен бик нечкә тоемлый, татар теленең бу көчле тасвир чарасыннан оста файдалана: Бу сәгатьнең сагышы – иң якты сагыш; Янә бер мисал: Безгә иң караңгы, иң шомлы җисем 
төн дә аның фикерләвенчә ике яклы: (Төндә килә яман кунак; Төндә килә яман хәбәр; Шул ук вакытта: Төн катында иң изге – аналарның догасы; Иртән туар бу тормыш башлана төн сагында.   
 
Сизәмсез, текст агышында без тел төшенчәсе белән сөйләм төшенчәсен урыны-урыны белән бер мәгънәдә кулланып барабыз, гәрчә алар бер-берсеннән нык аерыла. Сөйләм дигәндә без фикерне белдергәндә тел чараларыннан тыш тавыш, хәрәкәт, мөхиттә катнашкан күрү, тыңлау ишетү, төс күренешләрен дә сизәбез, күрәбез, тоябыз. Шагыйрь инде аларны конкрет бер манзараны әйтеп бирү, вакыйганы бәян итү өчен генә түгел, әлеге дә баягы, шул тасвирлау, сурәтләү, сынландыру, хисләндерү максатында да куллануга сәләтле. Шул телдән тыш чараларны (фәндә экстралингвистик, паралингвистик чаралар дип атала) шагыйрьнең төп коралларыннан берсе буларак ничек-ничек кулланылуына кыскача гына булса да тукталып китү зарурдыр. Моның үзенә аерым язма сорала.
 
Илдар Низамов,
филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 16.08.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»