поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
29.07.2021 Җәмгыять

Инвалид баланы ишегалдыннан куган ана турындагы ВИДЕО интернетны шаулатты

Шушы көннәрдә Санкт-Петербургтагы бер ишегалдында физик мөмкинлеге чикләнгән бала өчен чыккан гаугалы видео бөтен дөньяга таралды.

Видеода  бер ханым үз ишегалларына авыру бала белән килгән әнине куа. Аларга башка җиргә китәргә куша. Янәсе, баласы авыруны күреп курка икән. Бу видеоны урнаштырган постлар астына төрле фикерләр язып калдырганнар. Кемдер сабый үстерүче әниләрне кызганса, араларында авыру бала янәшәсендә мин дә тормас идем, дигән күңелгә тия торган сүзләр дә бар. Шактый еллар авыру бала үстерүче әниләр, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр белән аралашып торучы кеше буларак, бу күренеш минем дә күңелне телгәлде. Безгә өлкәннәр: “Аллаһы Тәгалә андый балаларны башкалар гыйбрәт алсын өчен яраткан. Аларны рәнҗетә күрмәгез”, — ди торган иде. Соңгы елларда авырулар беләнеш аралашкач күңелләренең сафлыгына, ихласлыгына инандым. Бик күп сау-сәламәтләрдән өстен икәнлекләрен аңладым.  Башкалар бу хакта ни уйлый соң?
 
Рөстәм Нәбиев, блогер: 
 
–  Бу – күренеш беркемне дә бизәми. Алай эшләргә кирәк түгел иде. Гарипме, түгелме – ул бала кемнеңдер газиз кешесе. 9 ай карынында йөрткән, иң матур теләкләрен теләгән ул аңа. Ә бит бөтен кеше дә тумыштан гарип булмый. Кемдер тора-бара күңелсез хәлләргә юлыга. Менә мине алыйк. Казарма җимерелеп, аяксыз калырмын дип кем уйлаган? Миңа да кыек сүз әйтүчеләр бар. Әмма мин игътибарга алмыйм. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Үз юлыңнан барырга кирәк.
 
Миләүшә Сафина, җырчы, авыру бала үстерә:
 
– Кешегә авыр бәрелүчеләр күп инде ул. Андыйларны берничек тә үзгәртеп булмый. Әти-әниләр баласы кечкенә вакытта ук арада авырулар барлыгына да аңлатып үстерергә тиеш. Иртәгесе көнне ни буласын беркем дә белми бит. Әле ул хатынның да картаясы бар. Урында ятмас дип тә әйтеп булмый. Мондый тәрбиясе белән үз балаларының күңеленә шәфкать салган булса ярый да ул. Шөкер, үземә балаң авыру дип теләсә нинди сүз әйтүчеләр юк. Бәлки, мин аны ишетмимдер, игътибар итмимдер. Үз мисалымнан чыгып шуны әйтә алам, авыру баланың дәрәҗәсен үз әнисе күтәрә дә, төшерә дә ала. Мин Мәрьямнән бер дә оялмыйм. Горурланып йөрим. Кайбер әниләр ояла. Балалар мәйданчыгына да кеше киткәч кенә керәләр. Алай эшләмәсеннәр иде. Кабатлап әйтәм, һәр мөнәсәбәт үзеңнән тора. Авыру бала белән кияүгә чыкканчы, мин булачак иремне иң элек кызым белән таныштырдым. Аның әти-әнисе, якыннары да барысын белделәр. Шөкер, балам өчен өзелеп торалар. Безнең оныгыбыз, диләр. Әнием дә, ирем дә кат-кат кызымны яратуын әйтеп тора. Бу яктан мин бик бәхетле. Башкаларга да шуны телим.
 
Ләйсән Хаматдинова, блогер:
 
– Бу видеоны шаккатып карадым. Бер генә әти-әни дә баласы авыру булсын дип теләми бит инде. Безне әниләр дөрес тәрбияләгән икән. Арабызда сәламәт булмаганнар да бар иде. Дус-тату уйнап үстек. Авыр сүзләрне әйткәнче, Аллаһы Тәгаләдән куркырга кирәк. Бу хатынга бер генә көн авыру бала каратыр идем мин. Аннары башкача сөйләр иде. Әлеге видеоны үз битемә урнаштыргач, миңа күп кешеләр язды. Баксаң, үзебезнең Кукмарада гына да авыру баласын гадәти бакчага биргән әни өстеннән “безнекеләр курка” дип гариза язганнар. Шунан соң бу ана баласын бакчадан алган. Сау-сәламәт кешегә шөкер итеп яшәргә кирәк. Күзең күрә, аягың йөри икән – сөен! Тормышта бумеранг дигән нәрсә бар. Бераз сүзеңне чамалап әйтергә кирәк.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.07.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»