|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2021 Ир белән хатын
"Любовь прошла", ә баланы нишләтергә?Мәскәүдә бер хатын 11 айлык баласын иренә калдырып качкан, ә тегесе аптырап тормаган, сабыен балалар йортына биргән. Марк белән Анастасия яратышып өйләнешсәләр дә, кызлары туганнан соң, бер-берсенә карата мәхәббәтләре суына, гаиләдә татулык китә. Ир кызу канлыга әйләнә, хатынына кул да күтәрә башлый, дуслары белән очрашырга рөхсәт бирми. Ә ай ярым элек бөтенләй гаиләсен ташлап чыгып киткән. Барыр җире булмагач, хостелга барып урнашкан. Ә Анастасия кечкенә Катяны тәрбияләгән, әти дигән кешедән бер ярдәм дә булмаган. Ирен ничек гаиләсенә каратырга дип аптырап йөри торгач, хатынның башына бер идея килә. Ир яшәгән йортка барып, "Мин сиңа баланы китердем, үзең теләсә ничек кара", дигән язу белән кызын калдырып китә. Тик бу ирдә бернинди дә хис уятмый, полиция чакыртып, баласыннан котылырга тырыша. "Мин балага тик яхшылык кына телим, хостелда аны ялгыз тәрбияли алмыйм", - дип аңлаткан ир полиция бүлегендә.
Әле сабый хастаханәдә. Бала уенчык түгел бит. Инде яшьләр үзләренең ялгышлыкларын аңлаган. Марк баланы Уфада яшәүче әнисенә илтеп куярга тели, ә хатын - үзенә кайтарасы килә. Әле опека органнары вәкилләре белән очрашасылары бар, менә алар нәрсә диярләр бу хәлгә.
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|