поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
19.07.2021 Криминал

Юлда кеше үлгән. Күргәннәр, әмма әйтмәгәннәр

Узган ялларда районда ике җәяүлене машина бәрдергән. Икесе дә һәлак булган. Юл һәлакәтләре турында, ни кызганыч, бик еш ишетеп торабыз. Ярый ла, машинага гына зыян килсә, кешеләр һәлак була, төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре ала. Шунысы бик аяныч.

Арча районында алты айда 10  юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шуларда 2 кеше һәлак булды,  5 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды.  Кызганыч, араларында 2 бала да бар. 13 июнь көнне Арча станциясендә Коммуна урамында юл кырыннан барган 2007 елгы баланы машина бәрдереп китә. Бала тән җәрәхәтләре ала. Гаепле кеше һәлакәт булган урыннан кача. Аны әле дә эзлиләр, дип яза район басмасы.
 
Ә узган яллар тагын да аянычрак булды. Ике көндә ике кешене машина бәрдерде һәм икесе дә кеше үлеме белән тәмамланды.
 
– 3 июль көнне кичке караңгыда Шушмабаш авылында кызу тизлек белән барган “Лада-217030” машинасы кеше бәрдерә. 1973нче елгы җәяүле машина юлы уртасында утырган була. Яктылык кайтаручы элементлар юклык да үзенекен итә. Нәтиҗәдә, җәяүле һәлакәт булган урында һәлак була, – дип аңлатты вакытлыча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы полиция капитаны Илфат Шиһабиев.
 
– Өйләнмәгән, әти-әнисе белән яши иде ул, – диде Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов. – Башта агроном булып эшләде, соңгы елларда эш урыны юк иде. Эчкән булган. Юл уртасынада утырган. Әти-әнисенә күпме хәсрәт китерде.
 
4 июльдә Казан-Малмыж юлында (Иске Төрнәле белән Өстеял арасында) Арчадан Балтач ягына кызу тизлек белән баручы “Хундай Аксент” машинасы юл уңаена хәрәкәт итүче 1965нче елгы җәяүлене бәрдерә, – диде Илфат Шиһабиев. – Караңгы вакыт һәм торак пункттан читтә булуга карамастан, җәяүле яктылык кайтаручы элементларсыз юлга чыга. Әлбәттә, транспорт белән идарә итүче аны күрми. Нәтиҗәдә, җәяүле һәлакәт булган урында һәлак була.
 
– Үрнәк авылыннан ул. Әти-әнисе вафатлар. Өч бертуган яшиләр иде. Өйләнмәгән. Авылда туганнары бар, – диделәр Үрнәк авыл җирлегендә.
 
Караңгы вакытта торак пункттан читтә йөрергә туры килгәндә, яктылык кайтаручы элементлар турында онытмаска кирәк. Ул, һәрхәлдә, кешенең тормышын саклап калырга мөмкин.
 
– Юлда кеше утырганын да, караңгыда юл кырыннан җәяүле барганын да күрүчеләр булган. Юлда исерекләрне күргән очракта, 112, 3-12-02 телефоннарына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк. Үзләре дә шул хәлдә калулары бик мөмкин бит, – диде Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин.
 
Әйдәгез, юлда бер-беребезгә карата игътибарлы булыйк. Әлеге ике очракта дүрт гаиләгә хәсрәт килде. Ике гаилә якыннарын югалтты, транспорт белән идарә итүчеләр һәм аларның гаиләләре өчен дә күңелле хәл түгел бу. Берәү дә минем белән андый хәл булмас, дип әйтә алмый. Аллаһы Тәгалә борчу-хәсрәтләрдән сакласын. Исән-имин йөрергә язсын.
Фото: http://arskmedia.ru
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 19.07.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»